12 март 2019 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, сак булыгыз, түбәдән кар һәм боз катламнары төшү куркынычы бар!
Хөрмәтле Лениногорск шәһәре халкы һәм кунаклары! Кар күп яву һәм температура арту сәбәпле, йорт түбәләреннән кар һәм боз катламнарын төшү куркынычы булуы турында кисәтәбез.
-
Думада студентлар өчен армиягә барудан берничә тапкыр кичектерү турында карар кабул ителде
Хәзер егетләр, мәктәпкә ничә яшьтә укырга керүләренә дә карамастан, көллият яки магистратурада өзлексез белем алу мөмкинлегенә ия булачак.
-
Мартта ОСАГО полислары бәясе арзанайды
9 гыйнвардан ОСАГОның ставкалары диапазоны 3432-4118 сум урынына 2746-4942 сум булды.
-
Күп аварияләрнең сәбәбе – йөртүченең йокысы туймау яки аның рульдә килеш йоклап китүе
Невролог Эдуард Якупов сүзләренчә, исерек шоферларга караганда, йокысы туймаган шоферлар китереп чыгарган һәлакәтләр бермә-бер күбрәк.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Әниемнең «бәхет аш»ларын сагынам"
Безнең әни бик матур кеше иде. 55 яшендә, бер авырып карамаган килеш, гомерендә больницага ятып карамаган килеш, йокларга яткан җиреннән китеп барды. Тробм, диделәр. Гел көтмәгәндә булды.
-
ЙӨРӘККӘ СЕЛЬДЕРЕЙ ДӘВА
Сельдерей холестеринны киметә, кан тамырларын ныгыта.
-
Якташыбыз Әгъдәс Борһановның фәнни хезмәтләре Татарстан Фәннәр академиясенә тапшырылды
Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Әгъдәс Борһановның китаплары (меңнән артык басма) һәм шәхси әйберләре ТР Фәннәр академиясенә тапшырылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лениногорск районында коррупция фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин
Коррупция фактлары турында хәбәр итү юлы
-
Лениногорскида эш урыннары ярминкәсе узачак
14 март көнне Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар һәм эш эзләүче гражданнар өчен вакантлы эш урыннары һәм вазыйфалар ярминкәсе үткәрә.
-
Ленингорскилылар, СЕЗ ИНТЕРНЕТКА БӘЙЛЕ ТҮГЕЛМЕ?
Интернет-бәйлелеккә өч төрле төркем дучар була икән. Беренчесе — компьютер уеннары белән мавыгучылар, икенчесе — интернет аша азартлы уеннар уйнаучылар, өченчесе — аралашу сайтларында утыручылар.
-
Лениногорск районында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак
19 март көнне үткәреләчәк
-
Татарстанда томан аркасында килеп чыккан юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән
Кичә иртән Саескан Тавы – Шәле автомобиль юлының 1нче чакрымында «Лада Ларгус» светофорга туктаган йөк машинасына килеп бәрелгән.
-
"ЛУКОЙЛ" социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә
2010 елдан бирле бәйгедә 1253 җиңүче билгеләнгән.
-
Лениногорскида районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды
Мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков рәислегендә Лениногорск районының гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды.
-
Лениногорскилыларны бүген ниләр көтә
Йолдызнамә