Заман сулышы

Катя-Кэт-Кәтибә

Язмыш адәм баласын туып-үскән җиреннән каерып алып кайларга гына илтеп ташламый. Украин кызы Екатерина Сергеевна Диденко да моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән Татар иле, Шөгер төбәгенең Яңа Иштирәк авылы икенче Ватанына әверелер дип, уена да китермәгәндер.


   
Вәхшилек белән очрашу
     Екатерина Украинаның Полтава өлкәсе Зур Сорочинцы авылында туып үсә. Биредә заманында русның бөек язучысы Н. В. Гоголь яшәгән һәм иҗат иткән. Монда классик язучының тормышын, иҗатын яктырткан музей да бар.
     Илгә генә түгел, кешелек дөньясына тиңдәшсез кара кайгы салачак 1941 елның җәе. Катя бу вакытта Николаевск өлкәсенең Николаевск мәктәбендә балаларга белем бирә. Кыз өенә, әти-әнисе янына, җәйге каникулда кайта. Әйе, бар да тыныч, бар да әйбәт төсле тоела. Кинәттән һәр кешегә, һәр йортка, илгә кире кайтармаслык югалтулар, михнәт, канлы күз яшьләре китергән 1941 нче елның 22 июнь таңында, Зур Сорочинцыда да митинг оештырыла. Җирле халык дошманга нәфрәт, яшәгән җиренә ватанпәрвәрлек хисләре әйтеп калырга ашыга. Яшь егетләр, өрлектәй ирләр, җыеннан соң  җигүле атларга төялеп, яу кырына юл ала. И.В. Сталин әмере нигезендә, Советлар Союзының һәр гражданы, төрле сәбәпләр аркасында кая да булса киткән икән, кичекмәстән, боерык чыккан көннән, сугышка кадәр башкарган хезмәт урынына кайтырга тиеш. Екатерина да, әмергә буйсынып, Николаевск өлкәсенә ашыга. Тимер юлдагы транспорт чаралары фронтка юнәлүче хәрбиләр, хәрби техника белән дыңгычлап тутырылган. Катя 1941 елның 15 августында үзенең төп эш урынында. Ләкин аңа яраткан шәкертләре белән бары ун гына көн аралашырга туры килә, гомуми эвакуация башлана. Кибетләр ябык, Гитлер гаскәрләре якынайганнан-якыная.


     Аш-су хәстәрләү өчен тоз кирәккәнлектән, 15 чакрымдагы бистәгә бара. Шау-шуга борылып караса, артыннан мотоциклларда урнашкан, автомат-пулеметлар белән коралланган немецлар ротасы куып җитә. Ялан кыр уртасында ерткычлыклары, вәхшилекләре дөньяга таралган басып алучылар белән күзгә-күз очрашкан украин кызының шул мизгелдәге халәтен  тоемлый аласызмы?
     Алда, җиңел машинада баручы офицер шоферына туктарга ым ясый һәм русча вата-җимерә якындагы хуторның кайдалыгын сорый... Берничә көннән Николаевскка да машиналарга төялеп Гитлер көчекләре килә. Безнекеләр күптән чигенгәнгә күрә бәрелеш, кан кою күзәтелми.


     Катяга һәм тагын ике хатын-кызга аптеканы җыештырырга, юарга кушалар. Чистартып, пакъләнеп калган бинага атларын урнаштыралар. Немецлар партизаннарга бәйлеләрне эзли башлыйлар. Кызлар яшәгән фатир хуҗасы, кызыл партизан булу сәбәпле, урмандагы көрәштәшләре янына китүне кулайрак күрә. Екатерина таң алдыннан яки төн уртасында фатир хуҗасына тукланырга ризыклар ташый. Әлбәттә, әлеге гамәле өчен үлем янаганлыгын төшенә ул... Гитлерчылар партизаннар яклыларга, элемтәгә кергәннәрне хөкемсез-нисез асалар.

  ... Урак өсте. Немецлар халыкны урып-җыюга куалар. Көшелләрдәге гәрәбәдәй икмәкне Германиягә озаталар. Авылыңа, әниең янына кайтасы килә, тик кайту гына мөмкин түгел! Фашистлар Полтава өлкәсен дә басып ала. Үз ягыңда яшәү максатыннан баскыннар комендатурасыннан ничек кирәк алай рөхсәт язуы алып, иптәш кызы белән сәфәргә кузгалалар. Юл  тутырып фашист конвойлары, ияк кагуга ботарларга әзер бозау кадәрле овчаркалар ярдәмендә, әсирлеккә төшкән безнең солдатларны сак астында алып баралар.

Германиягә озаталар
     Покрау бәйрәме чоры. Шәрә диярлек, ач-ялангач, хәлсез, иреген җуйган совет солдатлары. Тирә-якта җыелып бетмәгән яшелчәләр күренгәли. Ач мәхбүсләр ачлык өянәгенә чыдый алмыйча, йөгереп сафтан чыгалар да кабак, чөгендерләргә үреләләр. Баштанаяк коралланган сакчылар аларның башына автомат түтәсе белән сугалар, этләрен өстерәләр, тора алмаганнарын аталар. Тузанлы канлы юлда үлекләр түшәлеп кала. Шулай итеп, җиде тәүлек эчендә туксан чакрым араны җәяүләп, көч-хәл белән, туган өенең капкасын ачып керә кызыбыз. Күп тә үтми Зур Сорочинцыда да баскыннар хакимлек итә. Үзләре белән немецлар кулына төшкән совет хәрбиләрен дә алып киләләр. Тышта ноябрь башы, яңгыр аралаш кар ява. Безнең әсирләр юка киемнән, өшиләр, туңалар, ачык ындыр табагында төн чыгалар. Яралыларның ыңгырашуы, ярдәм итәргә мөмкинлек юклык җанга кызгану, палачларга карата нәфрәт хисләрен дөрләтә.

     Хутордагы 720 сыерны да Германиягә озаталар. Чират кешеләргә җитә. Комендант барлык аягында йөри алганнарны немецлар урнашкан мәктәп каршындагы мәйданчыкка җыярга боера. Халыкка, Алман бирендә сезне оҗмах, муллык, ирек көтә, диеп алтын таулар вәгъдә итәләр, Гёте, Гейне иленә барырга кыстыйлар, үгетлиләр. Бары тик ун гына кеше теләктәшлек белдерә. Билгеле ки, әлеге күренеш илбасарларга ошамый. Берничә көннән яше җитмәгәннәрне, балигъ булмаганнарны ябык вагоннарга төяп Германиягә җибәрәләр.

Таһир Шәмсуаров

Украин кызы язмышын тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

 

 

ФОТО: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: