Заман сулышы

Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?

Күңелнең мөлдерәмә тулган чагы... Түгеләм-түгеләм дип кенә торам.

Соңгы вакытта берәрсе эштә ялгыш карап куйса да, кычкырып елап җибәрүдән, бөтен кеше алдында көлке хәлдә калудан куркам. Мин аларның берсенә дә нинди утлар эчендә янганымны сөйли алмыйм бит. Сөйләргә теләмим дә.

Чөнки беләм, мине аңлаучысы аз булачак. Синең бәхетсезлегең кешеләргә, нигәдер, шатлык кына китерә бит, шуңа күрә аларның берсен дә сөендерергә теләмим. Ә монда сезгә язып, күңелдәген бушатып була. Берегез дә мине танымаячак. 

Ирем юл фаҗигасенә очрап вафат булганда миңа 35 яшь тә тулмаган иде әле. Хатын-кызның иң матур чагыдыр бу, тулышып пешкән чагы... Иремә сыенып, иркәләнеп кенә яшисе вакытта ялгыз калдым шул. Нишләтәсең, язмышка үпкәләп булмый – шулай язган булган. Кулымда ике бала. Никадәр генә авыр булса да, аларны үстерергә, укытырга, кеше итәргә кирәк иде. Беркайдан ярдәм көтмичә, берәүгә дә зарланмыйча тормыш итәргә тырыштым. Иремнең җеназасы вакытында ук үз-үземә сүз бирдем: кызларны аякка бастырып бетермичә, бер ир-атка да күз салмаячакмын. Әтиләре аларны бик ярата иде, аны алыштырыр кешене бик теләсәм дә таба алмаячакмын.

Яшермим, күз төшергән кешеләр булгалады. Кемнәрдер белән таныштырырга да тырыштылар. Барысына да «юк» дип кенә җавап бирдем.  Берсендә хәтта кайнанам каршысына утыртып сөйләште. «Кызым, сораучы барында чык кияүгә, – диде ул миңа. – Улымны инде кайтарып булмый. Ә сиңа яшәргә кирәк. Балалар дип торма, алар бик тиз үсәләр дә, яныңнан китеп баралар. Менә ул чакта бөтенләй үзең генә каласың, әйтте диярсең, кыен булачак», – диде. Мин аның бу сүзләренә бик озак үпкәләп тә йөрдем әле. 

Без Фәрит белән (әйдә, исемен шулай дип языйм әле сезнең өчен) юлда таныштык. Ялга авылга кайткан идем, кире киткәндә «попутка»га гына чыктым. Салкын җилле көн иде ул, үземне туктап утыртучыны бик озак көтәргә туры килде. Өс-башымда да юка иде – шактый туңдым. Аннары яныма Фәрит туктады... 

Мин аны бер күрүгә охшаттым бугай. Хәер, соңыннан ул да шулай диде... Бик туңган булуымны күреп, шунда ук арткы утыргычтан алып иңемә плед япты.  Үзе белән термоста кайнар чәе бар икән – шуны салып бирде. И-и, ул чәйнең тәмлелеге... Эчемә, ниһаять, җылы керде. Тәнемә генә түгел бугай, җаныма да. Үзеңне кайгыртуларын тою шулкадәр дә рәхәт икән бит. Фәрит әллә ничә тапкыр: «Йә, ничек, җылындыгызмы?» – дип сорады.

Утырганда кулыгыз боз кебек иде», – дип үрелеп кулымны да тотып карады.  Ул кулыма кагылуга бөтен тәнем аша ток узгандай булды. Үзем белән мондый хәл кайчандыр булганын хәтерләмим дә... Минем үзгәреп китүемне күреп, ул ошатмады дип уйлады бугай, «гафу итегез», дип, ашыгып кулын кире алды. 

Аның белән сөйләшү шундый рәхәт иде. Казанга килеп җиткәнче, өч сәгать эчендә без нәрсә хакында гына сөйләшмәдек. Мин үземнең тол икәнемне әйттем. Ул – аерылган булуын. Ун ел элек хатыны беренче мәхәббәтен очраткан да, аның янына китеп барган икән.

"Бик авыр кичердем. Дөньяда яшисем килмәде. Әнине хәсрәткә салам дип кенә үз-үземә кул салудан тукталдым», – дип сөйләде. «Яшермим, бер көнлекләр булмады түгел, булды. Әмма берәү белән дә озаклап аралашмадым», – диде.

Ә икенче көнне көтмәгәндә фатир ишеген шакыды. Сүз арасында кайсы этажда торуымны әйткән булганмын икән – ул хәтерләп калган. Шаккаттым! Чәчәкләр алып килгән. Ир-ат чәчәк бүләк итмәгәнгә мең ел иде инде! Ваннада краннан су тама иде – кул юарга кергән җирдән үк шуны төзәтеп чыкты. Рәхәт булып китте. Аны хәтта аңлата да алмыйм. 

Без танышканга инде ярты ел була. Фәрит: «Никах укытыйк, бергә тора башлыйк», – ди. Ул мине үзе янына күчеп килер дип көтә – үз йорты белән яши.  Моны мин дә бик телим. 
Икегез дә теләгәч, кавышыгыз соң, дисезме? Их, дөнья без теләгәнчә генә барса икән?! 

Минем Фәрит белән очрашуыма кызлар башта ук каршы булдылар. Бигрәк тә кечесе. Авызымны да ачтырмый: «Әни, сиңа бу яшьтә нигә кирәк ир?» – ди. Кияүләр дә бу хакта белә, алар, билгеле, кысылмый. Ләкин кечесенең ире, үзем генә булганда: «Лилиянең сүзенә карамагыз, ничек телисез, шулай эшләгез», – диде. 

Яшьләргә илледән узгач дөнья бетә кебек тоела, күрәсең. Ир-ат та кирәкми, ярату да. Аларның мәшәкате белән генә яшә. Кечкенәсе шулай ди дә: «Менә ике айдан бала табам, буш вакытың бик күп булса, миңа бала карашырсың», – ди. 

Ничек бу кадәр эгоист балалар тәрбияләдем икән дип, үз-үземә шаккатам. Үпкәлисем дә килә  хәтта аларга. Ничекләр азапланып үстергәнемне күреп тордылар бит. 

Фәриттән дә яхшы түгел. Дөрес, ул: «Барысын да аңлыйм, син аларга игътибар итмә, соңыннан алар барыбер килешәчәк моның белән», – ди. Минем аны бер дә югалтасым килми. Бу яшьтә дә ярату була икән ул. Тик кызларым белән дә араны бозасым килми бит. Аларсыз бәхетнең бер чите, ни дисәң дә, китек булачак. 

Кичә олы оныкның туган көне иде. Кызыма: «Без котларга Фәрит абыең белән икәү киләбез», – дидем. Ә ул: «Алай булгач, бөтенләй килеп йөрмә!» – дип, трубканы ташлады. 
Кич буе елап чыктым. 
Фәрит әллә ничә тапкыр шалтыратты, алмадым. 

Нишләргә икән миңа? 


Гөлназ (үз исемемне дә үзгәртеп язам). 


Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzlarym-karshy-bulsa-da-kiyag-chygargamy-ll-yukmy-ikn

фото: https://pixabay.com/ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: