Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Син минем язым...

Хатын-кызга беренче булып сиздерергәме ярыймы яратуын, әллә юкмы? Ни булса да, тәвәккәлләргә кирәктер. «Их, шул чакта хисләремне белгертмәдем...» – дип гомер буе үкенгәнгә караганда, күңелеңне ачу хәерлерәктер. Калганы инде – язмыш эше...

 


 

Гүзәл, ниһаять, бүген, аның янына кереп, барысын да турыдан-туры әйтергә булды. Күпме яшертен янарга була?! «Минем сезнең белән сөйләшәсем бар иде, бер керермен әле яныгызга», – дигәненә дә биш былтыр югыйсә. Ничә тапкыр талпынып карады. Тәмам җыенып бетеп, «Булды, керәм!» – дип? урыныннан кузгалганда, йә берәрсе эш куша, йә күңелгә «хуш» килмәгән кеше каршысына чыга (андый очракта юл уңмыйсы билгеле инде!)... Йә үз уйларыннан үзе оялып, каушап, Гүзәл, ярты юлдан, кабат бүлмәсенә кире «йөгерә».

Бүген ул йокысыннан елмаеп уянды, табигатьтә күренгән беренче яз билгеләре аңа канатлар куйды бугай – эшенә очып диярлек килеп җиткәнен сизми дә калды. Өстәвенә, бүген университетта лекцияләре дә юк. Димәк, эштән соң ашыгып укырга йөгерергә кирәкми. Юк эшен бар итеп, көне буе урынында утырачак, ә кичкә инде хезмәттәшләре таралыша башлагач, аның янына кереп, барысын да ачып салачак...

Әмма әйтергә генә җиңел шул... Тик торганнан ничек итеп янына барып керер соң ул аның? «Тәрәзә гардины төшеп киткән иде, куеп бирә алмассызмы?» – дигән сәбәп белән керү түгел бит бу... Ул вакытта директор бүлмәсендә тәрәзә гардины төшкәч, Гүзәл, озак уйлап тормыйча, туп-туры аның янына йөгерде шул. Атылып килеп керде дә әйтер сүзен онытты... Аның үзенә төбәлгән карашы кызны әллә сихерләде, әллә күңеле төбендә яшереп йөрткән хисләрен упкыннан «күтәрде». Җәйге аяз көннәрдә генә була торган ачык күк йөзе сыман зәп-зәңгәр күзләр тирәнлегендә югалып, бу карашларны мәңге оныта алмасын шул вакыт аңлады Гүзәл... Егетнең: «Бер-бер нәрсә булмагандыр бит?» – диюенә айнып киткәндәй булды ул. «Азат Кадыйрович, директор бүлмәсендә...» – дип өзек-өзек нидер әйтте дә, йөгереп китеп тә барды.

Гүзәл университетның көндезге бүлегендә укый. Мөстәкыйльлеккә омтылу теләге дә бар, гел-гел әти-әнисеннән акча сорыйсы килмәү дә – өченче курста укыганда эшкә урнашырга булды ул. Үзен укыткан укытучылар аны шәһәрнең бер татар мәктәбенә сәркатип итеп тәкъдим иттеләр.

Әти-әнисе дә укытучылар Гүзәлнең. Шуңа күрә гөрләп торган мәктәп тормышы кечкенәдән бик якын аңа. Шуңа дамы, эшенең авырлыгын сизми дә ул. Көне буе вак-төяк кәгазьләрне тәртипкә салу, хезмәт кенәгәләрен барлау, телефоннан шалтыратучыларга, директор янына кергән укучы-укытучыларга елмаеп, итагатьле итеп җавап бирүнең авырлыгы була димени?!

Үзенә тапшырылган документларны барлаганда ук коллективта өйләнмәгән укытучы егет барлыгын белгән иде ул. Аны барысы да хөрмәт итүен, аралашканда еш искә алуларын да ишетте. Яшь укытучы кызларның, ул дип,  гыйшык утында януларын да сизде. Озакламый үзенең дә шул кызларның берсе булачагын гына күз алдына китермәгән иде. Мәхәббәт алдан әйтеп килми шул... Егетне беренче күрүгә үк йөрәгендә бик җылы хисләр уянуын – мәхәббәт «бөреләре» ачылуын тойды. Хәтта егетнең үзеннән ун яшькә өлкәнрәк булуы да нигәдер куркытмады аны.

Гардинны кире үз урынына элеп куйган көннән соң, алар гел ничектер очраша торган булып киттеләр. Азат Кадыйрович бик еш директор бүлмәсе ишеген ача башлады: аңа әле бер документ, әле икенчесе кирәк... Кергән саен Гүзәлгә сүз куша, шаярта, ә Гүзәлнең исә аны күрүгә бит очлары уттай яна башлый, ул тизрәк күзләрен яшерә...

Уку елының өч чиреге ничек узганы сизелмәде дә. Гүзәл Азат Кадыйровичның, дөресрәге, Азатның үзенә карата булган хисләрен сизә дә кебек, шул ук вакытта араларында һаман да бернинди аңлашу булмаганга аптырый да иде. Шуңа күрә ул, беркөнне Азат Кадыйрович чираттагы документларын алырга кергәч, бөтен батырлыгын җыеп: «Минем сезгә әйтер сүзем бар. Бер керермен әле», – дип әйтеп куйган иде...

Бүген директор да иртәрәк кузгалды. Димәк, бар да җай килеп тора... Гүзәл, дөп-дөп типкән йөрәген тыярга тырышып, аның кабинеты янына килеп басты. Ишекне ачыйммы-ачмыйммы дигән халәте чиксез бер гомер кебек тоелды аңа. Ишек тоткасы кулларын гына түгел, ә йөрәген дә утлы күмер сыман пешерә кебек. Ә башында гел бер үк уйлар бөтерелде: «Йә Ходаем, мин үзем беренче адым ясамакчы булам! Аңлармы ул мине?! «Сеңлем, син бигрәк җилбәзәксең. Тик минем йөрәгем буш түгел бит», – димәсме...»

Гүзәл нишләргә белми басып торганда, кинәт ишек ачылып китте. Ул үзе, әлбәттә... Бер мизгел эчендә Гүзәлнең күз аллары караңгыланып киткәндәй булды, телләре сүз әйтә алмас халәткә килде.

«Миңа кермәкче идеңме? Әйдә, Гүзәл, уз», – дип, үзе җитәкләп диярлек кабинетына алып кермәсә, кыз һаман кадаклагандай ишек төбендә басып торыр иде әле.  

Юкка борчылган Гүзәл – алар арасында сөйләшү бик җиңел, күптәнге дуслар кебек килеп чыкты. Сүз арасында гына Азат: «Гүзәл, син бит миңа нидер әйтергә теләгән иде бугай?» – дип сорады. Гүзәл каушавын, оялуын онытып: «Азат Кадыйрович, әйдәгез, икәү бергәләп театрга барыйк, бу атнада премьера булачак анда...» – диде. Аннан соң ни булганын ул аңламый да калды – барысы да шундый тиз булды: Азат кинәт аны күтәреп алды да, әйләндерә башлады. Аннан соң да кочагыннан ычкындырырга ашыкмады. «Гүзәл, син дә мине бүтән кызларга димләргә телисең дип, уйлап йөри идем бит... Хисләремне белдерергә шуңа кыймадым да... Мин шундый бәхетле!» – дип пышылдады.  

Гүзәл шатлыгыннан нишләргә белмәде. Күңелен утларга салган якын кешесенең көчле кулларында онытылып әйләнергәме, әллә кабинетка берәрсе килеп кермәгәе дип куркыргамы, әллә соң оялудан тизрәк чыгып йөгерергәме...

 

...Табигатьнең иң матур язгы көннәрендә Гүзәл белән Азат арасында уянган хисләр гомерлек булырга тиеш сыман иде. Гүзәл һәр эш көнен көтеп алды, тик мәктәпкә ашкынып барса да, хисләрен ятларга сиздерергә теләмәде. Тик бер-береңә төбәлгән назлы карашларны ничекләр яшерәсең?! Алар да яшерә алмады. Беренче булып моны укучылар сизде. Балалар Гүзәлнең үзенә үк: «Апа, Азат Кадыйрович сезне ярата бит!» – дип килеп әйттеләр.

Ул көнне театрдан кайткада Азат Гүзәлгә бер кочак сирень чәчәкләре бүләк итте. «Гүзәлем, син минем язым. Мин сине ташламам!» – диде.

Гүзәл ул вакытта әлеге сүзләрне дистә ел буена – икенче берәүгә тормышка чыкканчы оныта алмаячагын башына да китермәде. (Мәхәббәттән башлар әйләнгәндә: «Тормыш – катлаулы, син дигәнчә генә бармый, юлларыбыз аерылырга да мөмкин», – дип уйлыйсыңмыни?!) Хәер, кияүгә чыккач та, язлар җитеп, сиреньнәр шаулап чәчәк ата башлагач, «Син минем язым!» – дигән сүзләрне ишеткәндәй булып, тетрәнеп китүләре гомере буена озатасын белми  иде әле ул...

Гөлназ ИСМӘГЫЙЛЕВА

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sin-minem-yazym

фото: http://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев