Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

ЮЛНЫ КӘҖӘ КҮРСӘТТЕ

Юмореска

Дуслар белән җыелышып киңәштек тә Яңа ел кичәсен сыйныфташыбыз Тәнзиләләрдә каршыларга булдык. Ул көн мунча кереп, күлмәк сайлап, чәч көдрәләтеп үтте дә китте. Менә кич тә җитте, сәгать уклары вакыт җиткәнен хәбәр итеп, тугыз мәртәбә даң-доң сугып куйды. Ә мин әле һаман әзер түгел, каш төзәтү дә,  керфек каралту белән мәшгуль. Яңа ел төнендә бик чибәр, сөйкемле буласым килә бит! Мин авыл үзәгендә яшим, ә Тәнзилә аргы як та тора. Бездән аларга шактый атлыйсы. Әллә нәрсә борчылмадым, кәеф күтәренке, шәпски!
Мин авыл үзәгендә яшим, ә Тәнзилә аргы якта тора. Бездән аларга шактый атлыйсы. Әллә нәрсә борчылмадым, кәеф күтәренке, шәпски! Җырлый-җырлый, теләкләр тели-тели, яңа яу ган ап-ак карны шыгырдатып, авылыбызның икенче башына барып җиткәнне сизми дә калдым. Барып җиттем җитүен, әмма үзем Тәнзилә нең кайсы йортта яшәгәнен төгәл генә белмим. Кайсында мине көтәләр дип, озак баш ватып торып булмый, урамда май ае түгел, кыш! Хурлануыңнан үләрсең, тәмам аптырашта калдым: «Әһә, мин әйтәм, кайсы йортта күбрәк һәм яктырак утлар яна, димәк, Тәнзиләләр шунда яши!» Вәт җүләр инде мин, Яңа ел кичендә һәр - кемнең йортында утлар балкый, музыка яңгы - рый лабаса! Адәм көлкесе, бәйрәм көнне үзеңнең туган авылыңда адашып йөр инде син! «Ни булса, шул булыр!» – дидем дә, күңелемә хуш килгән бер йортның капкасын ачып кердем. Ишегалдына кереп: «Тәнзилә, Тәнзилә!» – диеп әй кычкырдым-кычкырдым. Тавышым карлыкканчы, тамакларым авыртканчы кычкырдым. Тик мине ишетүче булмады. «Әһә, минәйтәм, саңгыраулар мәктәбендә укымыйм ич, унбиш кеше арасыннан, берсе булса да ишетер иде. Димәк, ялгышканмын, эзләнүне дәвам итәргә кирәк!» Бер-бер артлы тезелгән йортлар каршына бастым да, Тәнзиләгә яшел төс бик килешә, мөгаен, аның капкасы да яшелдер дип, куе яшел төстәге капкага таба атладым. Килеп керүем булды, каршыма… каршыма үзем хәтле бер эт килеп басты. Чыгып чабар хәл юк. Гөнаһ шомлыгы, капка элгече борын төбендә ябылды да куйды. Куркуымнан йөрәгем табаныма хәтле төште! Бәйрәмгә барасымны онытып, карачкы шикелле шактый басып тордым. Селкенергә дә базмыйм, эчтән генә уйлыйм: «Тәнзиләләр эт асрамый бит, монда керәсе калмаган». Әле этен әйт тагын! Ул да, өрәк шикелле, тешләрен ыржайтып, тик карап тора, ник бер өреп күрсәтсен шунда! Әллә бүреме соң бу? Күпмедер вакыт бер-беребезгә шулай карашып тордык. Ниһаять, бөтен батырлыгымны җыеп, әкрен генә шуыша-шуыша артка чигендем дә койма башыннан урамга сикердем. Урамда ник бер кеше заты булсын! Барысында да бәйрәм кайгысы. Инде Аллаһыга тапшырып, бөтен белгәннәремне укыганнан соң, чираттагы йортка кыяр-кыймас атладым. Әкрен генә капканы ачып кердем. Мине генә көткәндәй, кар өемнәре артында ак шәүлә пәйда булды. «Бетте баш, боларның да эте бар икән!» Берсеннән котылдым гына дигән идем, икенчесенә тотылдым, дигән уй ток шикелле бөтен тәнемнән йөгереп узды. Куркуымнан күзләремне чытырдатып йомдым. Ләкин тавыш-тын ишетелмәде. Төшемме бу, өнемме бу, әллә Яңа ел кичеме? Яхшылап баксам, яныма кар төсле ап-ак, үзе йомшак, үзе мөлаем кәҗә килеп баскан икән. Тәнзиләнең: «Безнең күршедә ап-ак кәҗәләр яши», – дип мактанганы кылт итеп исемә төште. Белсәгез, ничек сөенгәнемне! Ул кәҗәне кочаклап алырдай булдым, валлаһи! Бигрәк игелекле хайван инде, аптырап йөрүдән коткарды бит! Бу минутта мин үземне иң бәхетле кеше итеп хис иттем. Тик алда тагы бер бурыч – кәҗәле йорт Тәнзиләләрнең уң ягындамы, әллә сулдамы икәнен ачыклыйсы бар иде…

Автор: Зилә Мөдәррисова.

Рәсем: Эльмира Толстова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев