Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Әгъзам Гобәйдуллин: Үзара салым буенча референдумнар актив һәм хокук бозуларсыз уза

2014 елдан Татарстан халкы җирле территорияләрне үстерү өчен миллиард сумнан артык акча алган.

Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бүген республикада узучы үзара салым буенча референдум барышына бәя бирде. Бу хакта "Избиратель Татарстана" яза.

"Үзара салым буенча җирле референдумнарның актив һәм хокук бозуларсыз узуына мин шат. Республика халкы үз җирлеген үстерү юлын сайлый, аны җирле ихтыяҗлар өчен үзара салым җыю юлы белән хәл итә", - диде ул.

Үзара салым җыю программасы Татарстан Республикасында 2013 елда башланды. Авыл халкы җыйган һәр 1 сум өчен Татарстан дүрт сум бүлеп бирә. Бу акчалар референдумда халык тавыш биргән проектларны тормышка ашыру өчен тотыла. Төп мәсьәләләрне һәм үзара салым суммасын билгеләү өчен халык белән җирлек администрациясе һәм депутатлары очрашулар уздырыла.

Фото: Султан Исхаков

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/18/175388/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X