Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Халык традицияләре - милләт нигезе"

Мөнәҗәтләрне күңел аша үткәреп, алар йөрәк түреннән чыкты

Мәдәният сараенда узган мөнәҗәтләр бәйгесендә катнашучыларның осталыгына чик-чама юк. Шулай ук халкыбызның рухи мирасы бай икәнлегенә дә төшендерде бу чара.

Лениногорск Мәдәният сараенда икенче тапкыр халык авыз иҗаты әсәрләрен башкаручылар арасында “Илаһи моң” мөнәҗәтләр бәйгесе узды. Быел чара Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде. Узган ел беренче мәртәбә үткәрелде, ул чакта катнашучылар арасында активлыкны авыл халкы күрсәтте. Быел да, әлбәттә, авыл җирлекләре ансамбльләре һәм авыллардан аерым катнашучылар килде, шулай ук Лениногорскида яшәп, фольклорның бу жанрына игътибар бирүче ханымнар катнашты. Катнашучыларның яше чикләнмәгән иде. Чараны оештыручылар булып: шәһәр һәм район мөхтәсибәте, Мәдәният сарае, Лениногорск муниципаль райноны, Милли-мәдәни үзәк тора.

Халкыбызның күңел байлыгына исең китәр. Аның хәтер сандыгында никадәр, җыр, мәкаль, бәет, мөнәҗәт… Элегрәк, совет елларында мөнәҗәтләр әйтү онытылган. Ә хәзер Коръән ашларында, бәйрәм кичәләрендә укыйлар, әйтәләр, мөнәҗәтләр конкурсы уздыралар. Әйтик, Бөгелмәдә “Зәйтүнә” республикакүләм бәйгесендә лениногорскилылар ел саен катнашып, алдынгы урыннарны яулыйлар.

Тамырларын онытмаган, буыннар арасындагы рухи бәйләнеше нык булган авылларда яшәүче апалар бу бәйгедә сынатмады.  Кирлегәчтән Әлфия апа Магизянова әлеге бәйгедә иң зур бүләкне – Гран-прины алды. “Без элегрәк елларны Зәй-Каратайда уза торган шундый конкурсларга йөрдек. Бөгелмәгә дә бардык. Авылдагы “Ихлас” коллективы белән дә башкарган булды. Әлеге ансамбльнең иң олы буыны – Мәдинә апа, Сәлимә апа еш кына Коръән мәҗлесләрендә бергә булабыз, аларның мөнәҗәт әйтүе дә күңелгә сеңеп калгандыр”, - ди. Аның үзе язган мөнәҗәтләре дә шактый икән, бәйрәмнәрдә башкаргалыйм, ди. “Илаһи моң” бәйгесендә Әлфия Магизянова Шыгырдан татарлары Рамазанның соңгы ун көнендә көйләп башкара торган “Әлвәдәгъ”не әйтте. Жюри тарафыннан зур бәя алып, җиңүче исеменә лаек булды, аңа зур форматлы шәмаил бүләк иттеләр.

Гомумән, Кирлегәчләр бу чарада актив булды. “Халык күңеле” номинациясендә Мөгаллимә Шәвәлиева, “Дуэт” номинациясендә Асия Мингалиева, Алсу Сәлимҗанова беренчелекне яуладылар. Алар өч бертуган икән. Мөгаллимә апа – “Ихлас” фольклор коллективына күптәннән йөри. Шулай ук туганнарын да коллективка тарта алган. Алсу ханым бик матур итеп җырлый да, без аны ветераннар арасында узган “Традицияләр җебе өзелмәсен” фестивалендә аның дебюты булган иде. Кирлегәчнең “Ихлас” фольклор ансамбле барлык гореф-гадәтләрне саклап, татар халык авыз иҗатына да зур урын биреп, эш алып бара. Коллектив узган ел да шушы бәйгедә катнашкан иде.

Сугышлы авылының ак яулыклы әбисе – Әкълимә апа Ялалова “Халык күңеле” номинациясендә өченче урын яулады. Ул күңелләргә үтеп керерлек итеп бәетләр башкаручы. Бәет башкару өчен дә осталык кирәк бит. Аңа тормышта күпне күрергә туры килә. Шулай ук дини белемнәр дә үзләштергән.

Бәйгедә үзләре генә башкаручы – соло  һәм ансамбль белән дә катнаштылар. Сарабикколдан килгән “Нур” фольклор коллективы – өченче урында. Мәдәниятебезне, тормышыбызны бизәп торучы мөнәҗәтләр әйтү буенча өйрәнеп килүче коллектив –  ул Юлтимер авылыннан “Нәргиз” ансамбле. Гөлчәчәк Анисимова җитәкчелегендә ансамбль бу бәйгедә икенче урынны алды. “Мөнәҗәтләр бәйгесенә “И, бер Раббым” мөнәҗәтен әзерләп килдек. Без аны Интернет челтәреннән таптык. Ансамбльдә 8 кеше. Безнең өчен мөнәҗәтләр яңарак жанр, башкарганыбыз юк иде. Шулай да әкренләп өйрәнәбез”, - ди Юлтимер мәдәният йортыннан Рәшидә Зиангирова.

Зәй-Каратайның “Рәйхан” ансамбле апалары профессионал җырчылардан бер дә ким түгелләр. Әлеге ансамбльдәге апалар олы яшьтә икәнлекләрен дә “онытып”, бар күңелләре белән мәдәнияттә кайный. Ансамбль җитәкчесе Рөстәм Идиятов әйтүенчә, алар – авылның мәдәни учагын дөрләтүче. “Ансамбльдәге апалар һәрдаим репетицияләргә йөриләр, бәйрәмнәрдә катнашалар, кирәк икән, шәһәргә килеп тә концерт куялар. Кайчакта концертлардан соң ял итү бераз озынга китсә, без җыелабызмы, клубка репетициягә килергәме дип, үзләре инициатива күрсәтә. Бер сүз белән әйткәндә, молодцы алар. Ансамбль элеккеге җырларны яңарта, традицияләрне саклый”, - дип сөйли Рөстәм Идиятов.

Ул көнне мөнәҗәтләр бәйгесендә ансамбльләр арасында “Рәйхан” җиңүче исемен алды. Аерым башкаручылар да Зәй-Каратайдан килгән иде. Тәслимә Шәрипова – авылның сандугачы. Ул район халкының мәхәббәтен дә яулаган җырчы, шулай ук теттереп биюче дә. Ул заманында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Зәй-Каратайның халык җыр һәм бию ансамбленә нигез салган Сирин Мортазиннан дәресләр алып, мәдәният серләренә төшенгән бит.

“Минем әти җырлый торган булган. Бәлки, җыр сәләте аңардан күчкәндер. Башта бию түгәрәгенә йөрдем, аннары җырлар – юлдашым булды. Агитбригадалар белән концертлар куеп йөргән вакытлар – матур мизгелләр булып истә калды”, - ди Тәслимә Шәрипова.

“Мөнәҗәт башкару икенче төрле, ул гармунга кушылып җырлау гына түгел шул”, - ди. Мөнәҗәт әйтү буенча моңарчы Бөгелмәдә узган конкурсларда катнашып, алдынга урыннар алганы булган. Лениногорскида ул көнне Тәслимә апа “Сынар канат” исемле мөнәҗәтне беренче тапкыр башкара. “Әлеге мөнәҗәт ватсап аша “килеп ирешкән” иде. Өйрәнергә вакыт та күп булмады, бераз чирләп тә алган идем. Моңарчы мөнәҗәтләрне җырчы Зөһрә Сәхабиева репертуарыннан башкардым”, - ди. Бәйгедә аңа “Илһамлы тавыш” номинациясендә икенче урынны бирделәр. Тәслимә апа әйтүенчә, авыр кайгыда җыр-моң аның юлдашы булган. 4 ел элек тормыш иптәше аны ялгыз калдырып, бакыйлыкка күчкәч, җыр белән күңелен юаткан.

“Рәйхан” ансамбленнән Мөгалимә Галиева, Энҗе Гимадиева аерым мөнәҗәт башкаручылар иде. Нәтиҗәдә, Мөгалимә апа “Халык күңеле” номинациясендә икенче урынны алды.

“Җир-су” номинациясендә Лениногорскидан Гөләндәм Кәбирова үзе язган мөнәҗәт белән катнашты. “2009 елның 22 февралендә газиз әнием – кайнанам Мөгъминә Нуртдин кызы Кәбированы бакыйлыкка озаттык. Шушы олы югалту кайгысыннан язылган мөнәҗәт бу. “Пәйгамбәрнең туган көне – әниебез үлгән көн” дип атала ул. Әнигә багышлап язылган мөнәҗәтне гел укыйсым килеп йөри иде. Менә җае да туры килде. Мин беренче тапкыр гына катнаштым. Әзерләнергә вакыт та булмады. Жюрига рәхмәт, чыгышымны югары дәрәҗәдә бәяләүләре өчен. Халык та тын калып тыңлады. Башкарганда елап та алдым”, - дип сөйли Гөләндәм Кәбирова. Аңа беренче урынны бирделәр. Шулай ук “Җир-су” номинациясендә беренчелектә - Мөэмин-Каратайдан Таһир Шәмсуаров. Әлеге номинациядә икенчедә - Лениногорскидан Нәзирә Гиззатова һәм өченче урында – Тимәштән Исламия Галимова.

Калган номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге: “Илһамлы тавыш” номинациясендә беренче урынны – Лениногорскидан Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова, өченчене Урдалыдан Гөлнара Рәхимова алды. Барлык катнашучылар Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Белешмә.

Татар халкы мәдәниятендә мөнәҗәтләр мөһим урын алып тора. Мөнәҗәтнең мәгънәсе болайрак: үзең белән үзең әкрен генә сөйләшү. Мөнәҗәтләр хәзинә булырдай теләкләрне үзенә сыйдырган һәм аның асылында Аллаһы Тәгаләгә ялыну-ялвару тора.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев