Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

11нче гимназиядә регионара форум узды (+ бик күп фотолар)

Лениногорскиның 11нче гимназиясендә туган телләргә багышланган форум үтте, туган телләрне укыту проблемаларын да чиштеләр.

 

Ул “Поликультур белем бирү системасында туган телләрне үстерүне тәэмин итү” дигән исем белән регионара дәрәҗәсендә узды.

Анда шәһәр һәм район мәктәпләре, шулай ук республиканың башка районнарыннан телләр фәне укытучылары килде. Онлайн рәвештә, ZOOM аша Мордовия республикасының Рузаевка районы Татар Пешләсе мәктәбе кушылды. 

Форумның пленар өлеше башланыр алдыннан 11нче гимназия укытучыларының туган телләрне үстерүне тәэмин итү юнәлешендәге  эш тәҗрибәләре интерактив мәйданчыкларда күрсәтелде. 

Форумда катнашучыларга  “Тулпар” фольклор клубының ачык дәресе, “Чишмәкәй” түгәрәгенең ачык дәресе, “Айсылу” театрының җырлы-биюле күренешләре, спектакльләре, “Кояшкай” мәктәп хоры дәресләре узды.

Пленар частьтә катнашучыларны гимназия директоры Гөлнара Шәрифуллина, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин сәламләде. Гимназиянең фәнни җитәкчесе Рауза Гаррапова, Мәгариф идарәсе методисты Айгөл Осипова поликультур мохиттә шәхес тәрбияләү, функциональ грамоталылык темасына  чыгышлар ясадылар. 

Аннан форумның эше өч платформада дәвам итте.

 

Язманы тулырак “Заман сулыш” газетында киләсе санда укый аласыз.
Розалия Мостафина фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев