15 МИНУТТА ПЕШӘ ТОРГАН ПЕЧЕНЬЕ
Ингредиентлар: - 250 г майонез, - 1 йомырка, - 0,5 стак. шикәр, - 1 стак. он, - 1 чәй кашыгы ваниль шикәре, - 1/3 чәй кашыгы сода. Йомырканы шикәр белән яхшылар бутарга + майонез, он һәм сода. Коймакныкы кебек камыр килеп чыга. Противеньга камыр пешергәндә кулланыла торган махсус кәгазь җәеп,...
Ингредиентлар:
- 250 г майонез,
- 1 йомырка,
- 0,5 стак. шикәр,
- 1 стак. он,
- 1 чәй кашыгы ваниль шикәре,
- 1/3 чәй кашыгы сода.
Йомырканы шикәр белән яхшылар бутарга + майонез, он һәм сода. Коймакныкы кебек камыр килеп чыга. Противеньга камыр пешергәндә кулланыла торган махсус кәгазь җәеп, кашык белән камырны печенье формасы ясап салырга. Духовкада 200 градуста 7-10 минут тотарга. Әзер печеньены алмый гына суытырга. Бик йомшак һәм тәмле печенье килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев