Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2017 елда безне нинди «күчтәнәчләр» көтә?

Яңа ел нинди яңалыклар алып килер? Киләсе елдан керәчәк кайбер үзгәрешләрне барлыйбыз. Пенсионерларга - Россия Президенты Владимир Путин 2017 елга Россия Пенсия фонды бюджеты турындагы законга кул куйган. ТАСС хәбәр итүенчә, аның нигезендә, киләсе елның апреленнән пенсионерларның, шул исәптән эшләүче пенсионерларның да акчалары 2,6 процентка артачак. Нәтиҗәдә, 2017 елда социаль...

Яңа ел нинди яңалыклар алып килер? Киләсе елдан керәчәк кайбер үзгәрешләрне барлыйбыз.


Пенсионерларга

- Россия Президенты Владимир Путин 2017 елга Россия Пенсия фонды бюджеты турындагы законга кул куйган. ТАСС хәбәр итүенчә, аның нигезендә, киләсе елның апреленнән пенсионерларның, шул исәптән эшләүче пенсионерларның да акчалары 2,6 процентка артачак. Нәтиҗәдә, 2017 елда социаль пенсиянең уртача еллык күләме 8 803 сум булачак. (Инвалид балалар һәм балачактан 1 нче төркем инвалидларның социаль пенсиясенең уртача күләме 13 349,2 сумга җитәчәк)

- 2016 елның икенче яртысына планлаштырылган пенсияләрне индексацияләү урынына түләнә торган 5 мең сум акчага килгәндә, аны пенсионерлар 13-28 гыйнвар көннәрендә алачаклар.

- Яңа елдан дәүләт һәм муниципаль гражданлык хезмәтләрендә эшләүчеләр өчен пенсиягә чыгу вакыты алты айга озайтыла. Ягъни 2017 елда дәүләт хезмәткәрләре, муниципаль вазифа биләүче хатын-кызлар лаеклы ялга 55,5 яшьтән, ир-атлар 60,5 яшьтән генә чыгачак.

- 2017 елдан Татарстанда ярдәмгә мохтаҗ ялгыз карт-карчыкларны тәрбиягә алу программасы эшли башлаячак. Өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләләргә дәүләттән ярдәм каралган.

Ата-аналарга

Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә 2017 елдан бала пособиесе күләме арта. Шул рәвешле 16 яшь тулганчы түләнә торган пособие 295 сум булачак. Ялгызы бала тәрбияләүче анага 782 сум дәүләт ярдәме түләнәчәк.

Ана капиталына килгәндә, 2017 елдан аның суммасы үзгәрмәячәк. Россия Президенты Владимир Путин исә ана капиталын индексацияләүне 2020 елга кадәр туктатып тору турындагы законны имзалады. Дөрес, бу карар бары 2018 елның 1 гыйнварыннан гына үз көченә керәчәк. Хәзергә ана капиталының күләме 453 мең 26 сум.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев