Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2021 елда ана капиталы арттырылган күләмдә түләнәчәк

Президент юлламасы нигезендә ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Бу хакта  Татарстан буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

 

«Быел ана капиталы беренче бала өчен  17 мең сумнан арткан һәм 483 882 сум тәшкил итә. Икенче балага ул 23 меңгә арткан һәм әгәр гаилә беренче бала туганда сертификат алмаган булса, 639 432 сум тәшкил итә», — дип хәбәр итте спикер.

Вафин быел республикада Ана капиталы хезмәтләрен күрсәтү турындагы гаризаларны карау вакыты кыскартылачак, диде. Дәүләт сертификатын бирү вакыты биш эш көненнән, ә акчадан файдалану турындагы гаризаны карап тикшерү өчен вакыт 10 эш көненнән дә артмаячак. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев