Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

20нче балалар бакчасында “Ак калфак” оешмасы белән Сабантуй үткәрделәр (+ фотолар)

Бәйрәмдә әти-әниләр дә катнашты.

 

Шәһәребезнең рус телле балалар бакчасында "Ак калфак"лы  кызларыбыз һәм бакчадагы тәрбияче апалары Лилия Малиховна Афандиева тырышлыгы белән шаулап-гөрләп Сабантуй узды, дип хәбәр итә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова.

“ Бәйрәм чарасына төрле милләт балаларының әти-әниләре дә чакырылган иде. Уен, көлке, халкыбыз уеннары, барысы да мулдан булды бу күңелле минутларда. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Мәҗитовна Рафикова бүләкләр белән балаларны куандырды. Әти-әниләрнең уеннарда актив булулары, оста баянчы әтиләрнең "Мин яратам сине, Татарстан" җырлары да урынлы булды.
20нче балалар бакчасы мөдире –Валентина Александровна Тарханова бәйрәм хөрмәтенә тәмле ризык - кош теле пешерткән. Камырын ак калфаклы кызыбыз Лилия әзерләгән”, - дип яза Тәслимә ханым.

Сабантуй алдыннан 28 июнь көнендә тәрбияче Лилия Афандиева балалар белән бергә сөлге җыю уздырганнар. Үзәк китапханәгә кадәр барып җиткәннәр. Бүләкне мулдан җыйганнар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев