Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

5 бала анасы Әлфия Сәхапова турында

"Әни, син минө яратасыңмы?". Әлфия ханыма балалары әнә шулай дип килеп сарыла. Әле иң бәләкәе мондый сүзне әйтә белмәсә дә, бит алмасын әнисенекенә терәп, үзенчә аңлата. - Аларга сүз белән генә әйтеп түгел, һәрберсен кочаклап, бик тә яратам дип әйтергә кирәк, шуннан соң күңелләре тагын да күтәрелеп китә, - ди...

"Әни, син минө яратасыңмы?". Әлфия ханыма балалары әнә шулай дип килеп сарыла. Әле иң бәләкәе мондый сүзне әйтә белмәсә дә, бит алмасын әнисенекенә терәп, үзенчә аңлата.


- Аларга сүз белән генә әйтеп түгел, һәрберсен кочаклап, бик тә яратам дип әйтергә кирәк, шуннан соң күңелләре тагын да күтәрелеп китә, - ди әниләре.

Яратмыймы соң инде ана кеше баласын?! Ул алар өчен барысына да әзер, һәрберсе аның иң якыны, кадерлесе. Тугыз ай йөрәк астында йөрткән нарасыеңны дөньяга тудырып, аның сау-сәламәт тәпи атлап йөрүен күрү хатын-кыз өчен чиксез бәхет. Мондый сөенечне Әлфия Сәхапова биш тапкыр татыган инде. Дүртенче кызыннан соң алты ел үткәч туган нарасые әни булуның олы шатлык икәнен тагын бер кат искәрткән.
- Нигәдер кечкенәдән үк ишле гаиләгә кызыга идем. Әллә апам белән икәү генә үскәнгәме, ул да аннары Мәскәүгә китеп барды. Шул чакта "их, тагын берничә туганым булса иде", дип уйлап куйдым, - ди Әлфия.
Эшкә булганлыкны әти-әнидән күреп үсәләрдер, мәсәлән, гаилә башлыгы Әсхәт -"Маркс" хуҗалыгында уңган, алдынгы механизатор, урак вакытында комбайнда эшли, гаиләне туендыручы. Әлфия үзе дә эштән иренеп тормый, 36 яшь кенә булса да, төрле хезмәтне башкарган. Мәктәптән соң 32нче һөнәри училищены тәмамлап авылга кайткач, сыер саварга китә. Аннан почта бүлекчәсендә, соңрак Куакбаш балалар бакчасында эшләп ала. Хәзер өйдә балалар белән мәшгуль. Алардан тыш сарайда дүрт сыер, биш ат, бозаулар, ике бакча бар.
Балалар арасында да туганлык мөнәсәбәтләре сизелде: кечкенә Әлфиназны берсе күтәрә, икенчесе уйната. Айзилә шәһәргә китәргә әзерләнә, ә Адилә сумкасы өстенә ике сумлык тимер акча куйган, үзенчә финанс яктан ярдәм итүедер.
Мәкаләне тулырак "Заман сулышы" газетының 87 нче номер саныннан укый аласыз.
Розалия Мостафина, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: альфия сахапова