Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

9 сыйныфлар ГИАда катнашу өчен гариза бирергә тиеш

9 сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын тапшыру өчен гаризаларны 1 мартка (1 мартны кертеп) кадәр тапшырырга кирәклеген искә төшерә. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә. Дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарында катнашу өчен 9 сыйныф укучылары үз мәктәбендә гариза язарга тиеш. Гаризада укучы сайлаган предметлар һәм йомгаклау аттестациясенең формасы күрсәтелә:...

9 сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын тапшыру өчен гаризаларны 1 мартка (1 мартны кертеп) кадәр тапшырырга кирәклеген искә төшерә. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарында катнашу өчен 9 сыйныф укучылары үз мәктәбендә гариза язарга тиеш. Гаризада укучы сайлаган предметлар һәм йомгаклау аттестациясенең формасы күрсәтелә: төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ).

Тугызынчы сыйныф укучылары тулы урта гомуми белем турында аттестатны алу өчен ике мәҗбүри фәннән имтихан тапшырырга тиеш - рус теле һәм математика. Калган ике имтиханны алар үзләре сайлап алырга хокуклы.

Тулы урта гомуми белем турында аттестатны алыр өчен укучы дүрт предметтан да имтиханнарны уңышлы тапшырырга тиеш. Әгәр укучы дәүләт йомгаклау имтиханнарында бер яки ике предметны начар тапшырса, ул аны өстәмә көннәрдә килеп, яңадан биреп карый ала.

Әгәр дә 9 сыйныф укучысы дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарыннан ике һәм аннан артык уку предметыннан имтиханны тапшыра алмаса, яисә яңадан биреп тә, шул фәннәрнең берсеннән начар билге алса, ул дәүләт йомгаклау имтиханнарын сентябрь аенда яңадан биреп карый ала.

9 сыйныфларның төп дәүләт имтиханнары (ОГЭ) 2017 елда 3 этапта үтәчәк. Вакытыннан алда - 20 апрельдән 6 майга кадәр, төп дулкын - 26 майдан 24 июньгә кадәр һәм өстәмә дулкын (сентябрь аенда) - 5- 22 сентябрьдә .


http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев