Заман сулышы

Акчаны алдан түләү ике яклы

29 яшьлек әлмәтле интернет аша машина сатып алырга уйлаган. Сайтларның берсендә Тойота-Камри автомобилен сатулары турындагы белдерүгә тап булганнан соң ул сатучы белән элемтәгә кергән. Аңа машинаны алырга теләүчеләр күп булуын әйткәннәр һәм тиз арада алдан акча кертергә кушканнар. Әлмәтле 302 мең сум акчасын таныш түгел кешенең банк картасына һәм ике...

29 яшьлек әлмәтле интернет аша машина сатып алырга уйлаган.

Реклама

Сайтларның берсендә Тойота-Камри автомобилен сатулары турындагы белдерүгә тап булганнан соң ул сатучы белән элемтәгә кергән. Аңа машинаны алырга теләүчеләр күп булуын әйткәннәр һәм тиз арада алдан акча кертергә кушканнар. Әлмәтле 302 мең сум акчасын таныш түгел кешенең банк картасына һәм ике абонент номерына күчергән. Шуннан соң "сатучы"ның телефоны җавап бирүдән туктаган. Сайттагы белдерү дә юкка чыккан. Тикшерү барышында телефон номерының Тула өлкәсендә теркәлгәнлеге ачыкланган.

http://www.almet-rt.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: