Заман сулышы

Анджелина Джоли, сөт бизләрен алдырып, дөрес эшләгән - КФУ галиме

Голливуд актрисасы Анджелина Джоли, сөт бизләрен алдырып, дөрес эшләгән. Бу хакта КФУда үткән "Төн" операциясе" фәнни чарасында КФУның микробиология кафедрасы доценты, фәннәр кандидаты Павел Зеленихин әйтте. Аның лекциясе онкология авыруларының килеп чыгышына багышланган иде. Галим үз чыгышын онкология авыруларының барлыкка килү процессын аңлатудан башлады. "Без барыбыз да үзебезнең күп күзәнәкле...

Голливуд актрисасы Анджелина Джоли, сөт бизләрен алдырып, дөрес эшләгән. Бу хакта КФУда үткән "Төн" операциясе" фәнни чарасында КФУның микробиология кафедрасы доценты, фәннәр кандидаты Павел Зеленихин әйтте. Аның лекциясе онкология авыруларының килеп чыгышына багышланган иде.


Галим үз чыгышын онкология авыруларының барлыкка килү процессын аңлатудан башлады. "Без барыбыз да үзебезнең күп күзәнәкле организм булуыбызны беләбез. Ләкин безнең күзәнәкләр тәртипсез урнашмаган, алар аерым таләпләргә буйсынып яши. Билгеле бер функция башкара торган күзәнәкләр группасы төрле тукымалар барлыкка китерә. Һәр тукыманың күзәнәкләре даими рәвештә үлеп тора, бу табигый күренеш. Бөтен тукымада бүленү функциясен башкара торган аерым күзәнәкләр группасы бар. Алар үлгән күзәнәкләрне алыштыру, тулыландыру өчен бүленә. Ә хәзер шундый вәзгыятьне күз алдына китерегез: бүленүче яңа күзәнәкләр табигый кимүдән артып китә. Шуның нәтиҗәсе буларак теге яки бу тукымада артык күзәнәкләр массасы барлыкка килә - аларны без шеш дип атыйбыз", - дип аңлатты Павел Зеленихин.

Зарасыз шешләр баскетбол тубы зурлыгында да булырга мөмкин. Берничә миллиметр зурлыктагы яман шешләр дә була.

"Без барыбыз да беләбез: шешләр төрле була. Зарарсыз (доброкачественный) шештән яман (злокачественный) шеш нәрсәсе белән аерыла соң? Шешнең ясалу урыны да, зурлыгы да яхшы сыйфатлымы ул, яманмы икәнлеге турында мәгълүмат бирми. Зарарсыз шешләр хәтта баскетбол тубы зурлыгында булырга мөмкин. Шул ук вакытта кечкенә генә, берничә миллиметр зурлыктагы яман шешләр дә була. Аерма шунда ки - зарарсыз шеш, нинди зурлыкта булуына карамастан, бер урынга урнашкан була һәм ул кайсы урынга урнашуын "чамалый". Ә яман сыйфатлы күзәнәкләр организмдагы үз урыннарын "белми", алар күршедәге такымаларга, күзәнәкләр группасына, хәтта башка органнарга да үтеп керергә мөмкин", - дип сүзен дәвам итте галим һәм яман шешләрнең тагын бер үзенчәлеген атады. Баксаң, аларның үсүен контрольдә тотып булмый икән.

Аз гына тоткарлану да шешне давалау мөмкинлеген күп тапкырлар киметә

"Рак күзәнәкләренә тагын да яман сыйфатлыга әйләнергә омтылу хас. Әлеге күзәнәкләрдә икенчел мутацияләр барлыкка килә һәм алар үзара туклыклы матдәләр, ресурслар, урын, кислород өчен көрәшә башлый. Һәм әлеге көрәштә иң начар сыйфатлылар, иң тиз бүленә торганнар, иң "үлемсезләре" җиңеп чыга. Бу сыйфат безнең өчен иң начарларыннан санала. Табибка вакытында мөрәҗәгать итүнең һәр сәгате, һәр көне мөһим, чөнки яман шеш бик тиз үсә. Аз гына тоткарлану да шешне давалау мөмкинлеген күп тапкырлар киметә", - дип кисәтте Павел Зеленихин.

"Егерме ел элек ясалган гади бер тәҗрибәне мисалга китерә алам. Онкология авырулы тычканнан шешнең бер өлешен алып, икегә бүләләр. Аның бер өлешен сыек азотта туңдырып куялар, икенчесен сәламәт тычканга күчерәләр. Шеш артканнан соң, аны тагын бер тычканга күчереп утырталар. Шуннан соң азоттагы шешне эретеп алалар, һәм өченче тычкандагы шешнең бер өлешен алып, икесен ике сәламәт тычканга күчерәләр. Күпмедер вакыт үткәч, әлеге тычканнарны ярып карыйлар. Бер үк шеш, бер төсле организмнарда үзен төрлечә күрсәтә. Азотта сакланган шеш аз гына метастазалар биргән булса, өч тычкан аша үткән шеш күзәнәкләре организмның бөтен үпкәсен юкка чыгара. Бу - шешкә үсәргә мөкинлек бирелсә, нинди нәтиҗәләр булачагын күрсәткән ачык мисал. Димәк, куркыныч бар икән, табибларга мөмкин кадәр иртәрәк мөрәҗәгать итәргә кирәк", - дип аңлатты галим.

Без яраткан ризыклар - каклаган балык, ит, казылыкта канцерогеннар, һичшиксез, күп

КФУ галиме яман шеш барлыкка килүнең төп сәбәпләре турында да сөйләде. "Беренче сәбәп - бөтенебез белә торган канцерогеннар. Алар без ашый торган ризыкта, эчә торган суда, хәтта без сулаган һавада да бар. Канцерогеннар безне чолгап алган, алардан башка яшәп тә булмый. Ләкин без аларның күләмен төрле чаралар ярдәмендә киметә алабыз. Әйтик, тәмәкедән баш тарту, канцерогенга бай ризыкны чикләү һ.б. Һәрберебезнең яраткан һәм яратмаган ризыгы бар. Һәм яраткан ризыклар - каклаган балык, ит, казылык һәм башкаларда канцероген күләме, һичшиксез, артык булачак. Без аларны ашаудан туктамыйбыз, ләкин чама хисен онытмаска кирәк", - диде ул.

Яман шешне 100 процентка китереп чыгаручы вирус юк

Галим тагын шунысын да мөһим факторлар рәтенә кертте - яман шеш белән зарарлану куркынычын 100 проценткака кадәр җиткерә торган бер вирус та әлегә кадәр табылмаган. Тычканнарда, песиләрдә, этләрдә, кошларда ул бар, ә кешедә - юк. Кайбер вируслар әлеге куркынычны бераз арттыра гына. Мәсәлән, папиллома вирусы хатын-кызларда аналыкта яман шеш барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин икән.

Яман шеш барлыкка килүнең тагын бер сәбәбе - радиация, диде Павел Зеленихин. Радиациянең организмга йогынты ясавы канцерогеннарныкына охшаш.

Галим шулай ук генетик үзенчәлекләр дә рак авыруын барлыкка китерерлек сәбәп була ала диде һәм, мисал итеп, Анджелина Джоли белән булган хәлне китерде. "Анджелина Джоли үзе теләп сөт бизләрен, күкәйлекләрен алдырды. Кемнер моны мәгънәсез эш дип саный. Ләкин аның генетик анализы яман шеш барлыкка килү куркынычын елына 60 процент дип күрсәткән. Бу шактый зур күрсәткеч. Шуңа күрә Анджелина, мөмкинлек булганда, сәламәт, яшь вакытта куркыныч тудырган нәрсәләрдән котылырга уйлаган һәм дөрес эшләгән", - диде галим.

http://tat.tatar-inform.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: