Заман сулышы

Ата-аналар колагына: Интернет белән мавыккан үсмерләр турында уйланырлык 5 факт

1. Галимнәр дәлилләвенчә, көненә 4 сәгатьтән күбрәк Интернетта утырган үсмерләр депрессия белән интегә һәм үзләрен бик түбән бәяли. 2. Психиатрлар ачыклавынча, социаль челтәрдәге битеңне һәрдаим яңартып тору теләге депрессиягә китереп җиткерә. 3. Daily Mail ачыклавынча, имтиханга әзерлек яки сессия чорында соцчелтәрләргә вакыт бүлгән укучылар, Интернет белән кызыксынмаучыларга караганда, 20 процентка...

1. Галимнәр дәлилләвенчә, көненә 4 сәгатьтән күбрәк Интернетта утырган үсмерләр депрессия белән интегә һәм үзләрен бик түбән бәяли.

2. Психиатрлар ачыклавынча, социаль челтәрдәге битеңне һәрдаим яңартып тору теләге депрессиягә китереп җиткерә.
3. Daily Mail ачыклавынча, имтиханга әзерлек яки сессия чорында соцчелтәрләргә вакыт бүлгән укучылар, Интернет белән кызыксынмаучыларга караганда, 20 процентка түбән бәя алган.
4. TNS Digital Life мәгълүматлары буенча, җан башына бүлеп караганда, социаль челтәрләрдә утыру вакыты буенча Русия дөньяда икенче урында тора.
5. Кливленд университетының медицина мәктәбе үткәргән тикшерү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, көненә 120дән артык хат-хәбәр җибәргән укучылар йокы бозылу, депрессия, югары агрессивлык белән җәфалана.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: