Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Атлар чабышы бәйгесенең вакыты күчерелә

Үткән язмаларның берсендә Татарстанның Лениногорск районында татар токымлы атлар асраучы Фәрит Нәбиуллинның 30 апрельдә "Бәйге" оештыруы хакында хәбәр иткән идек. Һава шартларына бәйле рәвештә "Алмакай" утарында үтәчәк әлеге атлар чабышы бәйгесе 14 майга күчерелә. 14 май көнне 11.00 сәгатьтә Югары Каран авылында урнашкан "Алмакай" атлар утары территориясендә атлар чабышы -...

Үткән язмаларның берсендә Татарстанның Лениногорск районында татар токымлы атлар асраучы Фәрит Нәбиуллинның 30 апрельдә "Бәйге" оештыруы хакында хәбәр иткән идек. Һава шартларына бәйле рәвештә "Алмакай" утарында үтәчәк әлеге атлар чабышы бәйгесе 14 майга күчерелә.

14 май көнне 11.00 сәгатьтә Югары Каран авылында урнашкан "Алмакай" атлар утары территориясендә атлар чабышы - төрки халыкларның милли күңел ачу чарасы - "бәйге" узачак!

15 километрга ераклыкка атта чабуда иң чыдам һәм нык җирле токым вәкилләре көч сынашачак. Әлеге чабышларның үзенчәлеге - үтә алмаслык җирлек һәм озын дистанция! Соңрак, 3 километрга чабуда безнең татар токымлы ат вәкилләре чыгыш ясаячак.

Чара барышында Сезне атта йөрү, халык уеннары, төрле күңел ачу чаралары көтә. Теләге булганнарның барысын да әлеге милли бәйрәмгә чакырабыз.

Чара планына түбәндәгеләр кергән:

1."Бәйге" - ат чабышы

1.1 Беренче чабыш - 3 яшьтән өлкәнрәк атлар - 15 километр

1.2 Икенче чабыш - 2 яшьлек татар токымлы атлар - 3 километр

2. Халык уеннары - аркан тарту, "Чаңгылар", җәядән ату, коралдан ату, йомырка белән йөгерү, капчык сугышы, капчык киеп йөгерү. Бәйгеләр - "Тимер утын кисүче", "Тимер батыр", "Камыр батыр"

3. Nuriya Umai стильле милли киемнәр дефилесы

3.1. Бакчачы Ф.Х. Халилов мастер-классы

3.2. Балчыктан чүлмәк ясау буенча мастер-класс

3.3. "Киез-Келәм" ясау буенча мастер-класс

3.4. Ат дагалау буенча мастер-класс

3.5. Чыбыркы үрү буенча мастер-класс

Ат фермасы буенча экскурсия, татар токымлы атлар белән танышу, атта йөрү.

Бәйге программасына виноград куаклары һәм чәчәкләр сату, бал дегустациясе һәм аны сату да кергән.

http://www.bugulma-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев