Заман сулышы

«Авыл укытучысы» бәйгесе җиңүчесе Резедә Мөстәкыймова ни өчен шәһәргә китми? (Әңгәмә)

Узган атнада «Мәгариф» журналы тарафыннан «Авыл укытучысы» бәйгесе оештырылды. 200ләп укытучы арасыннан жюри, бертавыштан, Лениногорск районы Куакбаш авылы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Резедә Мөстәкыймованы иң яхшысы дип cайлады. Җиңүчедән авыл укытучысының бүгенге проблемалары, яшь кадрлар мәсьәләсе турында сорашырга булдык. - Резедә ханым, укытучылык һөнәрен сайларга кем этәргеч ясады? - Дөресен...

Узган атнада «Мәгариф» журналы тарафыннан «Авыл укытучысы» бәйгесе оештырылды. 200ләп укытучы арасыннан жюри, бертавыштан, Лениногорск районы Куакбаш авылы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Резедә Мөстәкыймованы иң яхшысы дип cайлады.
Җиңүчедән авыл укытучысының бүгенге проблемалары, яшь кадрлар мәсьәләсе турында сорашырга булдык.
- Резедә ханым, укытучылык һөнәрен сайларга кем этәргеч ясады?
- Дөресен генә әйткәндә, мин табиб буласы кеше. Әти-­әнием укытучы һөнәрен сайларга киңәш итте. Мәктәптә чит телләрне бер ел гына укырга өлгердек, бүтән кермәде. Шуңа да университетта тел үзләштерер өчен күп тырышырга туры килде. Төп белгечлегем буенча мин татар теле һәм әдәбият укытучысы. Өстәмә рәвештә инглиз телен өйрәндем. Тел үзләштергәндә иң мөһиме кызыксынучан булырга кирәк.
- Бәйгедә катнашырга гариза биргәндә, җиңүегезгә ышанган идегезме?
- Җиңәм дип бармадым. Ун кеше арасына эләгү дә минем өчен зур дәрәҗә. Мәктәптәге хезмәттәшләрем минем өчен җан атып торды. Алар барысы да минем үз укытучыларым, шуңа да аларның ярдәмен һәрвакыт тоеп килдем. Моңа кадәр «Алгарыш» грантында җиңеп, бер айга Англиягә стажировкага барган идем. Район дәрәҗәсендәге «Ел укытучысы» бәйгесендә дә «Мастер-класс» номинациясендә призер булдым.
- Англиядә нинди юнәлеш буенча белем алдыгыз?
- Безне анда методика буенча укыттылар. Дәресләр Сингапур структурасына якын иде. Әлеге структура буенча балалар укытучы сүзенә генә карап тормаска, ә аның белән бәхәскә дә керергә, үз фикерен дә әйтергә тиеш. Бүген балаларда нәкъ менә шушы сыйфат җитеп бетми, минемчә.
- Укытучылары чит илгә барып кайткач, укучылар инглиз телен икеләтә тырышып өйрәнә башлаганнардыр инде?
- Чыннан да шулай. Авыл укучыларының хыяллары зурдан түгел бит аларның. Ә монда фото, видеоларны күргәч, алар да чит илгә барып кайту булмас эш түгел икәнен аңладылар.
- Сезнең өчен «Авыл укытучысы» бәйгесенең әһәмияте нидә булды?
- Дәүләт таләбе буенча, бала, авылда яки шәһәрдә укуына карамастан, бертигез дәрәҗәдә белем алырга тиеш. Әлеге конкурс авыл укытучысының абруен күтәрә. Чыннан да, җәмгыять безнең һөнәргә игътибар юнәлтте. Аның нәтиҗәсе булмый калмас.
- Бүген замана таләпләренә туры килсен өчен, укытучы нинди булырга тиеш?
- Заман укытучысы үткән традицияләрне истә тотып, яңалыкка йөз белән торырга тиеш. Авыл укытучысына дәүләт яр­дәме зур булгач, хәзер яшьләр дә мәктәпкә тартыла. Бу, минемчә, бик позитив күренеш.
- Дәресләр үтемле, кызыклы булсын өчен, нинди алымнар кулланасыз?
- Һәр дәрес нинди дә булса яңалык алып килергә тиеш. Кечкенә генә бер яңа деталь кертеп җибәрсәң дә, дәрес инде укучыга кызыклы була башлый. Уен алымнары да кулланам. Инглиз телендә төрле бәйрәмнәр үткәрәбез. Әле быел фильмнар төшерә башладык. Балалар дәрестән соң калып, үзләре фильмнарның монтажын ясый, төрле идеяләр тәкъдим итә. Укучылар күбрәк иҗади эш ярата.
- Бәйгедәге иҗади биремегезгә кайтсак, авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен ничек тәрбияләргә?
- Бала шәхесе инде биш яшькә кадәр формалашып бетә. Мәктәпкә бу эшне үзенә генә башкарып чыгу кыенрак. Ата-­ана йогынтысы да зур бит. Безнең максат, гаилә белән берлектә, үз илен яратучы, аралаша белүче, тормышта үз урынын табарга тырышучы, үз алдына максатлар куеп, шуларга ирешүче шәхес булдыру.
- Бүген авыл укытучысы алдында нинди проблемалар тора?
- Шәһәр мәктәпләре белән чагыштырганда, бәлки, авыл мәктәп­ләренең матди яктан тәэмин ителеше бер дәрәҗәдә түгелдер. Кирәкле дәреслекләр соңарып килә. Ләкин шәһәр белән авыл укытучысын мин кискен каршы куймас идем, без дә нәкъ шул эшне башкарабыз.
- Ә укучылар өчен авыл мәктәбендә белем алуның уңай һәм тискәре яклары нидә дип уйлыйсыз?
- Яңа гына безнең мәктәпкә шәһәрдән бер бала укырга кайтып: «Сездә рәхәт, һәр балага игътибар җитә икән!» - дип шаккатырды. Авылда бала саны аз булгач, укытучы һәр балага индивидуаль карый. Укучылар һәр дәрескә әзерләнеп йөри. Авыл баласы эш белән дә чыныгып үсә. Безнең мәктәпнең үз бакчасы бар. Тискәре ягы - үзәктән ерак булуыбыз. Авылдан якын-тирәдәге шәһәргә 30 километр. Яңалык эчендә кайнамыйбыз, телевизордан гына карый алабыз.
Алисә Сабирова
http://shahrikazan.com/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: