Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Айдар Галимов, Хәния Фәрхи вафат булу сәбәпле, Төркиядәге гастрольләрен туктатты

Хәния Фәрхинең вафат булу хәбәрен ишеткәч, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Төркиядәге гастрольләрен туктатырга мәҗбүр булган. Хәзерге вакытта Айдар Галимов Башкортстанның Тәтешле районында хушлашу чарасында катнаша. Бу хакта Башкортстанның БСТ телеканалы хәбәр итте. "Бу турыда кичә концерт алдыннан ишеттем. Бу авыр концерт булды. Концертны аның истәлегенә багышладым. Ул...

Хәния Фәрхинең вафат булу хәбәрен ишеткәч, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Төркиядәге гастрольләрен туктатырга мәҗбүр булган. Хәзерге вакытта Айдар Галимов Башкортстанның Тәтешле районында хушлашу чарасында катнаша. Бу хакта Башкортстанның БСТ телеканалы хәбәр итте.

"Бу турыда кичә концерт алдыннан ишеттем. Бу авыр концерт булды. Концертны аның истәлегенә багышладым. Ул бик авыр юл сайлады. Хатын-кызга бу юлдан барасы ансат түгел. Аңа да шулай иде. Ул үз эшен яратты, чын күңелдән хезмәт итте. Ул аңа эш кенә түгел, ә иҗат иде һәм болар барысы да ихлас, чын күңелдән. Шуңа күрә дә аны яраттылар, яратачаклар. Яратабыз", - дип сөйләгән Айдар Галимов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи 27 июльдә Башкортстанда вафат булды. Ул 29 июль көнне Казанда җирләнәчәк. Җырчыны соңгы юлга озату шул көнне Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак. Озатуның рәсми өлеше сәгать 10да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X