Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Аз балалы гаиләләргә салым түләтергә ниятлиләр

Россиядә аз балылы гаиләләрне салым түләргә мәҗбүр итүләре ихтимал. Бу идея күпбалалыларга ярдәм итү максатын тота. Шундый тәкъдим белән Демография, миграция һәм төбәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов чыккан. Ул бу тәкъдимен Владимир Путинга юллаган. Бу хакта "Известия" яза. Крупнов идеясе буенча, "Күпбалалы гаиләләр статусы турында"гы федераль закон концепциясенең проекты...

Россиядә аз балылы гаиләләрне салым түләргә мәҗбүр итүләре ихтимал. Бу идея күпбалалыларга ярдәм итү максатын тота. Шундый тәкъдим белән Демография, миграция һәм төбәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов чыккан. Ул бу тәкъдимен Владимир Путинга юллаган. Бу хакта "Известия" яза.

Крупнов идеясе буенча, "Күпбалалы гаиләләр статусы турында"гы федераль закон концепциясенең проекты үз эченә бер төркем ярдәм чараларын ала. Шул исәптән, мондый чараларга бала тәрбияләү эшчәнлеген хезмәт стажына тиңләштерү, коммуникацияләр белән тәэмин ителгән җир кишәрлеге бирү һәм Россиядә аз балалыкка салым кертү (сәламәтлек ягыннан тайпылышлар булмый торып, баласызларга һәм бер балалыларга). Салым күләме әлегә билгеләнмәгән.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев