Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балаларга уенчык сайлау кагыйдәләре

Балаларга уенчык сатып алу - мөһим һәм җаваплы эш. Чөнки һәрберебез өчен аларның куркынычсыз булуы кирәк. Бүгенге көндә кибет киштәләрендә нинди генә уенчыклар юк. Шулар арасыннан сайлап алганда түбәндәге кагыйдәләргә игътибар итәргә киңәш итәбез. 1. Этикеткаларда, ярлыкларда, инструкцияләрдә язылган күрсәтмәләрне җентекләп өйрәнегез. Баланың катлаулы уенчыклар белән дөрес уйныймы-юкмы икәнен күзәтеп...

Балаларга уенчык сатып алу - мөһим һәм җаваплы эш. Чөнки һәрберебез өчен аларның куркынычсыз булуы кирәк. Бүгенге көндә кибет киштәләрендә нинди генә уенчыклар юк. Шулар арасыннан сайлап алганда түбәндәге кагыйдәләргә игътибар итәргә киңәш итәбез. 1. Этикеткаларда, ярлыкларда, инструкцияләрдә язылган күрсәтмәләрне җентекләп өйрәнегез. Баланың катлаулы уенчыклар белән дөрес уйныймы-юкмы икәнен күзәтеп торыгыз. Шулай ук һәр уенчыкның ГОСТка ярашлы булуы турындагы марки-ровкасы булырга тиеш. 2.Уенчыкларның почмаклары очлы, кителгән булмасын. Уйнаганда нәниләребез җәрәхәтләнмәсен өчен бик игътибарлы булыгыз. 3. Озын шнур, җеп, ленталы булмаса яхшырак. Булса да алар кыска булсыннар. Чөнки уралып, буылу ихтималы (Аллаһ сакласын) бар. 4.Бик вак детальле яки детальләре яхшы итеп беркетелмәгән уенчыклар белән дә сак булырга кирәк. Бик бәләкәй балаларга андыйларны алмагыз. Өйдә булса, ераккарак алып куегыз. Баланың тын юлына, ашказанына эләкмәсеннәр. 5.Кискен, бик көчле тавыш чыгара торган уенчыкларның сабыйны куркыту мөмкинлеген онытмагыз. Тавышы көйләнә торган (көчәйтеп, киметеп була торган) булса, бик әйбәт.

http://www.bugulma-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X