Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балан чәчәк атканда

Дәвалау максатында аның җимешләре кулланыла, чәчәкләрен дә җыярга мөмкин.

Чәчәкләрен май-июньдә җыялар. 1-2 см калынлыкта җәеп, тукыма яки кәгазь өстенә салып киптерәләр.
Җимешләрен сентябрь-октябрьдә җыеп алалар. Шуңа игътибар итегез: яңа “җиләкләр”нең костыру ихтималы бар. Аның тәлгәшләрен пычак белән кисәләр. Бер бәйләмгә бәйләп, кадакка элеп яки мичтә 50-60 градус температурада киптерәләр.
Балан йөрәк мускуллары эшчәнлеген җайга сала, кан басымын төшерә, диурезны арттыра, эчәкләр эшчәнлеген яхшырта. Шуңа күрә дә аны гипертония булганда, йөрәк һәм бөер начар эшләү сәбәпле шешенгәндә, гастрит, колит һәм бавыр авыруларын дәвалауда кулланалар. Ул организмны ныгыту максатында да файдалы. Төнәтмәсе белән ангина вакытында тамакны чайкыйлар, согына бал кушсаң, тир бүленеп чыгуны яхшырта.
Балан косметикада да кулланыла. Согына 1:1 нисбәтендә каймак кушсаң, сипкелне бетерә һәм тирене агарта. Бу катнашманы сөрткәннән соң, бераздан битне җылы су белән юалар. Аннары сары май сөртәләр.
Җимешләреннән — төнәтмә
Эмаль кәстрүлгә ике аш кашыгы балан салалар. Аз гына уалар һәм өстенә бер стакан кайнар су салалар. Әлеге кәстрүлне, өстен ябып, икенче сулы кәстрүлгә утыртып 15 минут кайнаталар. Бүлмә температурасында суынгач (45 минут), сөзәләр, сыгалар, 200 мл кайнаган су кушалар. Төнәтмәне салкын урында саклыйлар.
Витаминлы төнәтмә буларак, организмны ныгыту, тир бүлеп чыгару максатында көнгә 3-4 тапкыр 1/3 стакан эчәләр.
Хуш исле һәм шифалы
Бер кашык кипкән чәчәкне бер стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр. Аннары яхшылап сөзәләр. Тир бүлеп чыгару өчен көнгә ике тапкыр 1/2 стакан эчәләр.
Чәчәк төнәтмәсе эч киткәндә, эчәкләрдә колит, үт куыгында һәм бөерләрдә таш булганда, сулу кысканда, склероз, үпкә туберкулезы, золотуха белән авырганда, салкын тигәндә бик яхшы.
Сут
Җимешләрен сыгып сок ясыйлар. Аны бер стакан сокка 2 кг шикәр исәбеннән салып болгаталар. Су кушып көнгә 3-4 тапкыр 2-3 аш кашыгы эчәләр.

http://kiziltan.ru/poleznoe/11664-balan-chchk-atkanda.html
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев