Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бари Алибасов Татарстан халкы башлангыч белемне татар телендә алырга тиеш дип саный

Музыкант сүзләренчә, үз территорияңдә өстенлекне туган телеңә бирергә кирәк.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Продюсер, музыкант, композитор, җырчы Бари Алибасов Татарстан халкы башлангыч белемне татар телендә алырга тиеш дип саный. Аның сүзләренчә, үз территорияңдә өстенлекне туган телеңә бирергә кирәк. Бу турыда ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында биргән интервьюсында әйтте.

Хәзер татар теленә, казах теленә тартылу, кызыксыну бармы дигән сорауга, продюсер әлбәттә, дип җавап бирде. “Кызганыч, мин 50 яшьтә генә үз телемне белмәвемә борчыла башладым. Гомумән, күп телләр белү кешене әйтеп бетергесез баета. Ул акча, сәяхәтләр кебек кенә түгел. Чөнки без бик күп кешеләрне аңлый алабыз, шул халыкларга гына хас үзенчәлекле әдәбиятне уку мөмкинлеге туа. Күп телләрне белү кешене бик нык баета. Мин һәрвакыт күп телләр белгән кешеләргә сокландым һәм сокланам”, - диде ул.

Бари Алибасов сүзләренчә, Татарстан халкының күпчелек өлеше башлангыч белемне татар телендә алырга тиеш. “Телисеңме, теләмисеңме рус теле үтеп керә инде ул. Рус теле - гомуммилли тел, территориаль тел түгел. Ләкин үз территорияңдә өстенлекне туган телеңә бирергә кирәк. Рус теле барыбер үтеп керә ул.

Кеше никадәр күп тел белсә, ул шуның кадәр байрак. Тел белү белән генә түгел бит. Ул бит төрле мәдәниятләр, төрле хисси халәтләр. Һәр халык дөньяны үзенчә кабул итә. Дөньяны киңкырлы һәм яссы итеп күрүдә аерма бар бит. Дөньяны, күп телләрне белсәң, киңкырлы итеп күрергә була. Мәсәлән, кешеләр Япониягә, Кореягә баралар. Урамнарда йөриләр, биналарга, архитектурага карыйлар да бетте шуның белән, синең бу ил белән аралашуың тәмам.

Ә корея телен белсәң, бөтенләй башка аралашу тирәнлеге булыр иде. Үз туган телеңне камил дәрәҗәдә белергә кирәк, рус телен яхшы белергә кирәк, чөнки без Россиядә яшибез. Күрше илләрнең телләрен өйрәнү дә артык түгел - украин, беларус, корея, япон, кытай телләрен”, - диде Бари Алибасов.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/21/162396/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев