Башкортстанда яшәүче ир-ат хатынын һәм абыйсын атып үтергән
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда яшәүче 53 яшьлек ир-ат, көнләшеп, хатынын һәм абыйсын атып үтергән. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Төбәк тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 3 ноябрьдә ир-ат, бүлмәдә 44 яшьлек хатыны белән 65 яшьлек абыйсының бергә булуларын күреп, карабиннан башта - хатынына, ә аннары качарга тырышкан абыйсына аткан. Ике зыян күрүче дә һәлакәт урынында ук үлгән.
Гаепле ир-ат үзе полициягә шалтыраткан һәм кылган гамәлен таныган. Һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркеме килгән. Җинаять эше кузгатылган.
Һәлакәт урыны тикшерелгән, җинаять кылуда шикләнелгән ир-ат тоткарланган, аңа карата ике кешене үтерүдә гаепләү белдерелгән. Җинаять кылу нечкәлекләрен ачыклау максатыннан, тикшерү эшләре алып барыла.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/05/174628/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев