Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Башларына дуршлаг киеп өйләнешкәннәр... (фото)

Казанда яшәүче Аквар һәм Айгөл үз туйларын үзенчәлекле итеп уздырырга булган - тормыш юлын бергә үтү турында антны алар башларына... дуршлаг киеп биргәннәр. 24 яшьлек Аквар һәм 21 яшьлек Айгөл бу үзенчәлекле туйга 3 ай әзерләнгәннәр. Кайчандыр яшьләр интернетта яңа дин турында күреп алганнар: америкалы бер физик Бобби Хендерсон токмач...

Казанда яшәүче Аквар һәм Айгөл үз туйларын үзенчәлекле итеп уздырырга булган - тормыш юлын бергә үтү турында антны алар башларына... дуршлаг киеп биргәннәр.

24 яшьлек Аквар һәм 21 яшьлек Айгөл бу үзенчәлекле туйга 3 ай әзерләнгәннәр. Кайчандыр яшьләр интернетта яңа дин турында күреп алганнар: америкалы бер физик Бобби Хендерсон токмач яратучылар өчен шаян дин уйлап чыгарган. Пастафарианство дип аталган бу дингә табынучы токмач яратучылар дөнья буйлап хәйран җыела икән. Нәкъ менә шушы темага багышлап туйларын уздырырга карар кылган безнең яшьләр.

Аларга туйны оештырырга 20гә якын кеше булышкан - фотограф, декоратор, пиротехник һәм башкалар. Туйның чыгымнары 30 меңгә якын булган. Аквар белән Айгөлнең яңа тормышка аяк басу тантанасын Коми Республикасыннан килгән аларның уртак дусты алып барган. "Дөнья буйлап яшьләр шулай шаян туйлар уздыра - бар-кафеларда дуслары белән токмач ашап кына бәйрәм итәләр. Ә без үзебезнең туебызны Татарстанда узган никах һәм венчаниега ошатып ясарга булдык", - дип сөйли Айгөл үзе.

Шаяру шаяру булып калсын, биргән антларын рәсмиләштерү өчен яшьләр шулай да соңрак ЗАГСка юл тотканнар. Дуршлагларын салганнармы-юкмы - ансы билгесез.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев