Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бассейнда батып үлгән кызның инструкторы 16 яшьлек яшүсмер булган

Ул эшкә 13 ноябрь көнне генә урнашкан булган. Бассейнны тәҗрибәле инструктор булмау сәбәпле ябып торырга дип киңәш итсәләр дә, бассейн директоры моңа ризалык бирми. Озак та узмый анда фаҗига була. Хәтерләсәгез, 11 яшьлек укучы кыз дусты белән бассейнга килгән җиреннән исән кайтмады. Бу хәл Чаллыдагы "Афина" бассейнында булды. Берара дус...

Ул эшкә 13 ноябрь көнне генә урнашкан булган.

Бассейнны тәҗрибәле инструктор булмау сәбәпле ябып торырга дип киңәш итсәләр дә, бассейн директоры моңа ризалык бирми. Озак та узмый анда фаҗига була.

Хәтерләсәгез, 11 яшьлек укучы кыз дусты белән бассейнга килгән җиреннән исән кайтмады. Бу хәл Чаллыдагы "Афина" бассейнында булды. Берара дус кызы күз уңыннан югала. Яшьтәше үзе генә аны таба алмагач, бассейн хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Кызны бассейн төбеннән табалар.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.

http://www.almet-rt.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев