Реклама
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Яңа ел корпоративлары уздырудан баш тартырга киңәш итте. Бәйрәмне гаилә белән өйдә яки дачада, саф һавада уздыру хәерле.
Бу хакта «Татар-информ»га ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
«Бүген без корпоративларны мөмкин кадәр киметергә, аларны эш урыннарында уздырмаска киңәш итәбез», — диде спикер.
Любовь Авдонина белдергәнчә, корпоративны ресторанда яки кафеда уздыру өчен бер кешегә кимендә дүрт квадрат метр мәйдан кирәк, ә кешеләрнең гомуми саны йөздән артмаска тиеш.
«Әгәр корпоратив уздырудан баш тарту мөмкинлеге бар икән, Яңа ел ялларында авыручылар саны артмасын өчен бу иң яхшы вариант булачак», — дип йомгаклады Любовь Авдонина.
https://tatar-inform.tatar/news/society/25-11-2020/belgechl-r-ya-a-el-korporativlaryn-uzdyrmaska-ki-sh-itte-5788071
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз