Заман сулышы

Бөгелмәдән Сочига очып булачак

20 мар­ттан Сочи аэропортының партнеры - «ЮВТ-А­ЭРО» ави­аком­па­ниясе «Сур­гут-Со­чи-Сур­гут» маршрутын ача. Әлеге маршрут буенча очучы самолетлар Бөгелмә аэропортында тукталыш ясап алачак. Сочидан Бөгелмәгә һәм Сургутка очу атнасына ике тапкыр - чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә булачак. Бу рейста 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 комфортабельле самолетлары очачак. «Олим­пиада башкаласыннан» Бөгелмәгә са­мо­лет 9:50...

20 мар­ттан Сочи аэропортының партнеры - «ЮВТ-А­ЭРО» ави­аком­па­ниясе «Сур­гут-Со­чи-Сур­гут» маршрутын ача.

Әлеге маршрут буенча очучы самолетлар Бөгелмә аэропортында тукталыш ясап алачак. Сочидан Бөгелмәгә һәм Сургутка очу атнасына ике тапкыр - чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә булачак. Бу рейста 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 комфортабельле самолетлары очачак.
«Олим­пиада башкаласыннан» Бөгелмәгә са­мо­лет 9:50 дә кузгала.
12:20 дә Бөгелмәгә килеп төшә.
Сур­гутка исә 17:40 сәгатьтә барып җитәчәк.
Бөгелмәдән Сочига 20:00 сәгатьтә кузгалып, 2 сәгать ярымнан анда барып җитә. Со­чига 22:30 да килеп төшә.
Әлеге мәгълүмат Бөгелмә аэропортының рәсми сайтында бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: