Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген - 5 июнь Эколог һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне

Табигатебезне саклау юнәлешендә көч куючылар һәм әйләнә-тирәгә битараф булмаганнарның бәйрәме бүген. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көн белән котлый. "Табигатебезне, чиста һаваны һәм файдалы казылмаларны киләсе буыннарга саклау - безнең гомуми һәм өстенлекле бурычыбыз. Татарстан экологик яктан уңай төбәкләрдән санала. Безнең күп кенә программа һәм проектлар Россиядә беренчел булып тора...

Табигатебезне саклау юнәлешендә көч куючылар һәм әйләнә-тирәгә битараф булмаганнарның бәйрәме бүген.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көн белән котлый. "Табигатебезне, чиста һаваны һәм файдалы казылмаларны киләсе буыннарга саклау - безнең гомуми һәм өстенлекле бурычыбыз.
Татарстан экологик яктан уңай төбәкләрдән санала. Безнең күп кенә программа һәм проектлар Россиядә беренчел булып тора һәм алар системалы нигездә тормышка ашырыла. Республиканың кыйбласы - әйләнә-тирә мохит белән икътисад үсеше арасында балансны саклау.
Табигать сагында торучы барлык кешегә дә бу өлкәгә тугры хезмәтегез һәм профессиональлегегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезгә ныклы исәнлек, бәхет, иминлек, эшегездә уңышлар, энергия һәм оптимизм телим! Уртак көч белән без туган төбәгебезнең табигый байлыгын саклый һәм арттыра алачакбыз" диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эколог көне әйләнәтирә