Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген - Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне

Һәр елның 4 февралендә Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ул «Онкологик авыруларга каршы көрәш буенча халыкара берләшмә» тарафыннан игълан ителгән. Бу көнне билгеләп үтүнең төп максаты - әлеге зур проблемага җәмгыятьнең игътибарын тарту, халыкның ракка каршы хәбәрдар булуын, аның сәбәпләрен һәм профилактик чараларны белүне тәэмин итү. Статистика буенча,...

Һәр елның 4 февралендә Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ул «Онкологик авыруларга каршы көрәш буенча халыкара берләшмә» тарафыннан игълан ителгән. Бу көнне билгеләп үтүнең төп максаты - әлеге зур проблемага җәмгыятьнең игътибарын тарту, халыкның ракка каршы хәбәрдар булуын, аның сәбәпләрен һәм профилактик чараларны белүне тәэмин итү.

Статистика буенча, 43 процент рак авыруларын тәмәке тартуны ташлау, физик активлык, витаминнарга бай ризыклар ашау, кояшта һәм солярийда булуны киметү ярдәмендә булдырмыйча калып була.

Ракны кисәтү буенча Сәламәтлек саклау министры Адель Вафиннан 10 киңәш

1. Тәмәке тартма.

2. Алкогольле эчемлекләрне чамасыз кулланма.

3. Кояш нурларыннан саклан, солярийлар киңәш ителми.

4.Эш урынында куркынычсызлык таләпләрен үтә.

5. Дөрес туклан: яшелчә, җиләк-җимеш аша.

6. Артык гәүдә авырлыгыннан саклан (көненә 40 минут булса да физик активлык кирәк).

7. Канлы бүлендекләр, шешләр, төерләр тойсаң, хастаханәгә мөрәҗәгать ит.

8. Ир-атларга: 45 яшьтән соң медицина тикшерүе узарга кирәк.

9. Хатын-кызларга: 35-45 яшьтә - ике елга бер тапкыр, 45 яшьтән соң, ел саен күкрәкне УЗИга төшерү, маммография ясату мөһим. (өч һәм аннан да күбрәк баланы имезгән анада күкрәк рагы очрагы кимрәк күзәтелә)

10. 20 яшьтән соң һәр хатын-кыз гинекологта тикшерү узарга тиеш.

http://www.bugulma-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев