Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген Халыкара теш табибы көне

Билгеле булуынча, стоматология - медицинаның бик борынгы тармагы. Чөнки безнең эрага кадәр 5-7 мең еллар элек яшәгән кеше казналарының тешләрендә идеаль бораулап чистартылган тишекләр табылган. Шуңа карамастан, Халыкара стоматолог көне - чагыштырмача яшь һөнәри бәйрәм. Бу көннең датасы очраклы билгеләнмәгән. Нәкъ 9 февральдә католиклар изге Аполлония Александрийскаяны искә алып, хөрмәтли....

Билгеле булуынча, стоматология - медицинаның бик борынгы тармагы. Чөнки безнең эрага кадәр 5-7 мең еллар элек яшәгән кеше казналарының тешләрендә идеаль бораулап чистартылган тишекләр табылган. Шуңа карамастан, Халыкара стоматолог көне - чагыштырмача яшь һөнәри бәйрәм.

Бу көннең датасы очраклы билгеләнмәгән. Нәкъ 9 февральдә католиклар изге Аполлония Александрийскаяны искә алып, хөрмәтли. Легенда буенча, бу хатынны коточкыч газаплаулар ас­тында христиан диненнән баш тарттырырга тырышканнар. Газаплаулар нәкъ тешләргә юнәлтелгән бул­ган, имеш. Теләкләренә ире­шә алмаган явызлар ахырда аны утка ташларга булган. Ә Аполлония аларны көтеп тормыйча, үзе ялкынга атлап кергән… Шуңа кү­рә тешең авыртканда "Санта Аполлония!" дип әйтү җитә, авырту басыла, имеш…

Русиядә бу бәйрәм искә алына башлауга нибары берничә ел, шулай да ул ярыйсы тизлек белән популярлык яулый бара.

Күп илләрдә бу көнне түрәләр һәм пациентлар теш табибларын һөнәри бәйрәм-нәре белән тәбрик итә. Теш табибы - бүген иң нык та­ләп ителгән һөнәрләрнең берсе. Стоматологка мөрә­җәгать итмәгән кеше юк. Сез дә үзегезгә ярдәм иткән табибларны бәйрәмнәре бе­лән котларга онытмагыз, дус­лар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев