Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген Муса Җәлилне җәзалап үтерүгә 72 ел тулды

72 ел элек 25 августта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре җәзалап үтерелә. 72 ел элек 25 августта бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән. Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 (2) февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый....

72 ел элек 25 августта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре җәзалап үтерелә.

72 ел элек 25 августта бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 (2) февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый.

1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый.

Мәскәүдә чыгучы «Комммунист» гәзитендә әдәбият һәм сәнгать бүлеген алып бара. 1933 елның җәендә Дергачи районында татарча газета оештыра.

1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә.

1942 елда Вермахт командованиесе Кызыл Армиянең немец әсирлегендә булган элеккеге хәрби хезмәткәрләреннән торган "Идел-Урал" легионын оештырырга карар итә. Аның составына Идел буенда яшәгән милләт вәкилләрен, нигездә, татар солдатларын туплыйлар. Шул рәвешле, җиде батальон төзелә, аларның бер өлеше оккупацияләнгән Советлар Союзы территориясендә партизаннарга каршы көрәшкә, ә икенче өлеше Көнбатышка җибәрелә.

Башта ук легионда фашистларга каршы яшерен төркем барлыкка килә, аның нигезен тоткынлыктагы татар офицерлары тәшкил итә, алар арасында танылган шагыйрьләр Муса Җәлил белән Абдулла Алиш та була. Төркем белән Гайнан Кормаш җитәкчелек итә. Тиздән аны фаш итәләр һәм 1944 елның 25 августында 11 активист җәзалап үтерелә. Әмма Советлар Союзы Герое исеме бары Муса Җәлилгә генә бирелә. 1966 елда Казанда аңа һәйкәл урнаштырыла, җәзалап үтерелгән тагын 10 кеше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфемөлеков, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Габдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Әтнәшев һәм Сәлим Бохаров исемнәре дә барельефларда 1994 елда мәңгеләштерелә.

Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. 1957 елда Ленин премиясенә лаек була.

Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев