Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген сугыш ветераны Габдрахман Зыятдин улы Биктаһировка 90 яшь тулды

Шәһәрдәшебезгә туган көне уңаеннан тантаналы төстә РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән ихлас теләк-бүләкләрне район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырды. Кырык елдан артык УТТда машина йөрткән Габдрахман абыйны эш урыннар да зурлап килгәннәр.УТТның профком председателе Вахит Хафизов һәм ветераннар советы председателе Рәисә Шириева юбилярга иң...

Шәһәрдәшебезгә туган көне уңаеннан тантаналы төстә РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән ихлас теләк-бүләкләрне район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырды.

Кырык елдан артык УТТда машина йөрткән Габдрахман абыйны эш урыннар да зурлап килгәннәр.УТТның профком председателе Вахит Хафизов һәм ветераннар советы председателе Рәисә Шириева юбилярга иң изге теләкләрен юллады.

Габдрахман бабай тумышы Кайбыч районыннан булса да, аның Лениногорскида гомер кичерүенә алтмыш елдан артык вакыт үткән.

- 1954 елда бу якларга мине җизнәм чакырып китерде. Ул вакытта әле Лениногорск түгел иде, Зеленогорск дип йөртәләр иде. Егерме елдан артык 26нчы баракта, хәзерге мәчет урынында яшәдек, - дип хатирәләрен яңартты ул.

Тормыш иптәше Нәзирә апа белән тормыш коруларына алтмыш алты ел икән. Ике улга, дүрт оныкка һәм өч оныкчыкка кадерле әби-бабай алар.

Әтиләрен, бабаларын олы юбилее белән котларга уллары Альберт, Харис, килене Зөһрә һәм Казаннан оныгы Наилә гаиләсе белән кайткан. Кыскасы, бүген Биктаһировлардан кеше өзелмәде.

Сөбханалла, Габдрахман бабай егетләр кебек әле, Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләрен биреп, йөз яшен дә шулай зурлап һәм шатланып каршы алырга язсын, дип теләделәр.

Зилә Мөдәрисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев