Заман сулышы

"Бәкер" шифаханәсе - республика конкурсы җиңүчесе

Бүген Казан ратушасында "ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсында җиңүчеләргә һәм "Россиянең иң яхшы товарлары" Бөтенроссия конкурсы лауреатлары һәм дипломантларына бүләкләр тапшыру тантанасы булды,дип хәбәр итә "Татар - информ" сайты. Ел саен уздырыла торган XI республика конкурсында икътисадның төрле тармагына караган 229 предпрятие һәм оешма катнашкан, алар 440...

Бүген Казан ратушасында "ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсында җиңүчеләргә һәм "Россиянең иң яхшы товарлары" Бөтенроссия конкурсы лауреатлары һәм дипломантларына бүләкләр тапшыру тантанасы булды,дип хәбәр итә "Татар - информ" сайты.


Ел саен уздырыла торган XI республика конкурсында икътисадның төрле тармагына караган 229 предпрятие һәм оешма катнашкан, алар 440 төр продукция һәм хезмәт тәкъдим иткән. 146 төр товар һәм хезмәт "ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында җиңгән, аларның 59ы лауреат исеменә лаек булган. 83е "Россиянең иң яхшы товарлары" программасы дипломанты дип табылган.
Конкурсның "Хезмәтләр" номинациясендә "Бәкер" шифаханәсе бүләкләнгән.


Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: