Болай барса, җәй булмас - җәе дә килер, уңышы булырмы?
Соңгы көннәрдә һәркемнең авызында шул сүз. Март аеннан бирле тәрәзә төбендә утыручы помидорларны бакчага күчерер көн юк. Башка елларда бу вакытта алар чәчәк атып, ара-тирә булса да помидорлары күренә иде. Быел исә кыяр утыртырга да куркабыз. Ник дисәк, тишелеп чыккан кабак, ташкабак, бәрәңгеләрне кырау сугып киткәннән соң, халык шиккә калды....
Соңгы көннәрдә һәркемнең авызында шул сүз. Март аеннан бирле тәрәзә төбендә утыручы помидорларны бакчага күчерер көн юк. Башка елларда бу вакытта алар чәчәк атып, ара-тирә булса да помидорлары күренә иде. Быел исә кыяр утыртырга да куркабыз. Ник дисәк, тишелеп чыккан кабак, ташкабак, бәрәңгеләрне кырау сугып киткәннән соң, халык шиккә калды.
Җиләк-җимеш, яшелчә булмас та булмас инде, игеннәрнең хәле ничек икән, дип күпләр борчыла башлады.
"Майның салкын килүе аркасында үсемлекләрнең үсеше тоткарлана. Дөрес, хәл киеренке дип әйтә алмыйбыз, - диде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов узган атнада Министрлар Кабинетында булган киңәшмәдә. - Булганны формалаштыру өстендә эш алып барырга кирәк. Көзге культуралар утыртылган мәйданнарда авыруларга һәм чүп үләннәргә каршы чаралар күрелә. Яфрактан тукландыруга игътибарны арттырырга кирәк. Бу эшне башкарырга теләмәүчеләр уңышны начар алачак".
Тик шунысы бар: һава торышының бу рәвешле "кылануы" аркасында төрле авырулар килеп чыгу куркынычы зур икән. Министр әнә шуңа игътибар бирергә кушты. Аграр министрны кукуруз, көнбагышка җылы җитмәү дә борчый. Көннәр алга таба да җылынмаса, терлек азыгы әзерләүдә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин, дип борчыла ул. Кайбер районнарда печәнне бер генә тапкыр чабарга туры килмәгәе.
Белгечләр ни әйтә?
Ни кызганыч, синоптиклар алдагы көннәрдә дә яхшы һава торышы вәгъдә итми. Июнь аенда яңгырлар күп, кояшлы көннәр аз булачак, дип куркыталар. Кояш чыгарга теләмәсә, уңышсыз калмабызмы? Ник дисәк, май ае безне болай да җылы көннәре белән иркәләмәде. Бу чорда нормадан 2 градуска салкын булды. Хәзер менә июнь аенда да җәйнең килүе сизелми. Синоптиклар июньнең беренче декадасында 16 градус җылы булырга тиеш булса да, ул 11-12 градус кына булачак, дип күңелгә тагын шик кертәләр. Алдагы көннәрдә дә матур җәй фаразламыйлар. 5-15 июньдә һава температурасы уртача алганда 14 градус булырга мөмкин икән. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы хезмәткәре, география фәннәре кандидаты Тимур Әүһәдиев сүзләреннән күренгәнчә, җәй ике атнага соңарып килә.
Куркырга кирәкми
Озак еллар үсемлекләрне күзәтүче галим басулардагы культуралар, без уйлаганча, вакытны бушка уздырып утырмыйлар, ди. Акрын үссәләр дә, тиешенчә эшкәртелгән басуларда тамыр системасы яхшы шартларда утыра. Корткычлар да зыян салмый. Авыру да борчымый. Башаклар да яхшы үсеш алыр, уңыш та әйбәт булыр дигән өметтә тора.
Олег Шайтанов республиканың корылык циклына кергәнен алдан ук фаразлаган иде. Быелгы җәйгә карата да аның үз фикере бар. "Куркып ятарга кирәкми, җәй барыбер киләчәк. Тик 1978 ел кабатланмасмы дигән шик тә бар. Әмма бу ел инде күптән тарихта калды. Ул чорда климатның җылынуы дигән төшенчә булмады. Соңгы елларда табигать бик зур үзгәрешләр кичерә. 1978 елның кабатлану ихтималы зур түгел. Гомумән алганда, 2017 ел җылы булыр дип уйлыйбыз, - ди галим. - Июнь салкынрак булса да, июль, август айларын 90 процент ышаныч белән әйтергә була, нормадан җылы булачак. Кояшта кызыныр көннәр алда әле безнең".
Җәй ничек килер?
Россия гидрометеорология үзәге фаразларына күз салсак, июнь аенда һава температурасы нормадан (бездә уртача алганда 17 градус чамасы булырга тиеш икән) бераз гына ким булачак. Ә менә явым-төшемгә килгәндә, анысы нормадан артып китәчәк. Димәк, синоптиклар фаразына ышансак, салкынча яңгырлы июнь көтелә. Ә июль белән августка килгәндә, июльдә нормадан (уртача температура 21 градус) бераз гына җылы булуы фаразлана. Августта исә җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява торган менә дигән ай вәгъдә ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев