Заман сулышы

Борчулы хат: авылны елан баса

Лениногорскида күп еллардан бирле яшәсәм дә, тумышым белән Чистай якларыннан мин.

Бер көнне әнигә шалтыраткан идем, әтиең йортта елан күргән, дип шаккаттырды. Бер метрлар чамасында, ди,  әти көрәк алып барып җиткәнче, юкка чыккан. Әле күрше Гөлсөяр апа да күргән, берничә тапкыр урамда да очратканнар. Авылга урман якын, шуннан киләләр, дияр идең. Элек тә якын иде бит инде, тик урамда елан күрдем дигәнне ишеткән булмады.  Безнең бәрәңге бакчасы артыннан гына елга ага,  әллә шуннан менәләр микән, ди әни. Аптыраган инде. Әллә соң сәбәбе авылда кешенең азаюындамы? Хәзер бала-чагасы да юк диярлек, мал-туар да аз асрыйлар. 

Лениногорск авылларында яшәүче туганнарыбыз да бар, еш кайтып йөрибез. Тик мондый хәлне ишеткән юк иде. Әллә соң без генә ишетмибезме, монда да шундый хәлме? Сездә ничегрәк?. 


Гөлгенә Камалова

Фото:https://pixabay.com/ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: