Бәрәңге коймагы
1 кг бәрәңге, 2 йомырка, 2 а.к. атланмай, 100 г сыр, укроп, петрушка, 4 а.к. он, тәменчә тоз, борыч, үсемлек мае. Бәрәңгене кабыгын әрчеп пешерергә. Укроп белән петрушканы ваклап турарга. Сырны угычтан уарга. Бәрәңгене төяргә һәм йомырка, атланмай, сыр, яшел тәмләткечләр өстәргә. Тоз, борыч сибеп, болгатырга. Бәрәңге массасын он сибелгән...
1 кг бәрәңге, 2 йомырка, 2 а.к. атланмай, 100 г сыр, укроп, петрушка, 4 а.к. он, тәменчә тоз, борыч, үсемлек мае.
Бәрәңгене кабыгын әрчеп пешерергә. Укроп белән петрушканы ваклап турарга. Сырны угычтан уарга. Бәрәңгене төяргә һәм йомырка, атланмай, сыр, яшел тәмләткечләр өстәргә. Тоз, борыч сибеп, болгатырга.
Бәрәңге массасын он сибелгән куна тактасына салырга һәм якынча 1 см калынлыкта җәяргә. Стакан ярдәмендә түгәрәкләр кисеп алырга , коймакларны онда әвәләргә һәм майлы табада кыздырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев