Бушлай Хаҗга барыйм дисәң, бәйгедә катнаш
Әгәр шулай икән, 4 февраль көнне Азнакайда узачак Коръән уку буенча республика бәйгесендә катнашып көчеңне сына. Бәйгедә республиканың барлык район һәм шәһәрләреннән килгән ир-атлар Коръәнне дөрес итеп укуда үз осталыкларын күрсәтәчәк. Конкурсның шартларына килгәндә, яшь буенча чикләүләр юк. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә. - Бәйгенең максаты...
Әгәр шулай икән, 4 февраль көнне Азнакайда узачак Коръән уку буенча республика бәйгесендә катнашып көчеңне сына.
Бәйгедә республиканың барлык район һәм шәһәрләреннән килгән ир-атлар Коръәнне дөрес итеп укуда үз осталыкларын күрсәтәчәк. Конкурсның шартларына килгәндә, яшь буенча чикләүләр юк. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә.
- Бәйгенең максаты - Коръәнне өйрәнүгә булган омтылышны тагын да көчәйтү, динебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Җиңүчеләргә зур бүләкләр каралган. 1нче урынны яулаучыга эшмәкәр Шакировлар гаиләсе олы хаҗга юллама бүләк итәчәк. 2нче урынга - гомрә хаҗына юллама каралган. Өченче урынны алучыны шулай ук кыйммәтле бүләкләр көтә, - ди Азнакай шәһәре мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев