Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел чикләвек елы. Аны җыю буенча 15 КИҢӘШ

1. Урманга барганда дөрес итеп киенегез, ачык җирләрегез калмасын. Бу урман бетеннән саклану өчен дә, аяк-кулларны ботакларга сыдырмау өчен дә кирәк. Башлык кияргә онытмагыз. 2. Аягыгызга озын балаклы бутый кию яхшы, елан килеп чыкмасын! 3. Күзлек кисәгез, күзегезгә ботаклардан чүп коелмас. Чикләвек җыйганда гел өскә карап йөрелә. 4. Чикләвекне тешегез...

1. Урманга барганда дөрес итеп киенегез, ачык җирләрегез калмасын. Бу урман бетеннән саклану өчен дә, аяк-кулларны ботакларга сыдырмау өчен дә кирәк. Башлык кияргә онытмагыз.
2. Аягыгызга озын балаклы бутый кию яхшы, елан килеп чыкмасын!
3. Күзлек кисәгез, күзегезгә ботаклардан чүп коелмас. Чикләвек җыйганда гел өскә карап йөрелә.
4. Чикләвекне тешегез белән ватарга киңәш итмибез. Шуңа күрә букчагызга карга борыны (плоскогубцы) салыгыз. Чикләвекне җыйганда аның төшен ашап карыйсыгыз килер.
5. Чикләвеккә алданып, килгән маршрутыгызны югалтмагыз. Вакыт-вакыт чикләвектән арынып, якын-тирәгә, артыгызгы карап алу киңәш ителә. Адаша күрмәгез.
6. Сирәк үскән чикләвеккә алданып йөрмәгез. Башта чикләвек күп үскән агачны табыгыз да шуннан җыегыз. Ботакның иң өстендә бер чикләвек күреп, аны алу өчен күп вакыт сарыф итү мәгънәсез.
7. Эре чикләвекле агачны табарга тырышыгыз. Гадәттә, бер агачның чикләвекләре бер төрле размерда була.
8. Агачның ботаклары асылынып төшкән булса, аларны күтәреп карагыз яки шуларның астына кереп җыегыз. Гадәттә, чикләвек шунда яшеренә.
9. Агачка кояш ягыннан килегез. Шулай эшләсәгез, күзегез дә чагылмас, чикләвек тә качып калмас.
10. Чикләвек агачының ботаклары бик сыгылмалы. Аларны берәм-берәм аударыгыз. Озын ботакларны бер кеше аударып, икенче кеше җыю уңайлы.
11. Зур ботакларны сыгу өчен озын саплы ыргак кулланырга була.
12. Белеп торыгыз: өлгергән чикләвек коелырга тора. Шуңа күрә ботакларны җайлап кына, калтыратмый гына аударыгыз.
13. Көз көне чикләвек сарыланып өлгергәч, агачны селкетеп җыярга була. Агач төбенә җәймә куясыз да, чикләвек шунда коела.
14. Муенга асып куела торган букча табыгыз. Чикләвекне шунда җыйсагыз, ике кулыгыз буш булыр. Асып йөрмәс өчен җыелган чикләвекне вакыт-вакыт капчыкка салып барырга мөмкин.
15. Чикләвекне өйгә алып кайткач, аның өстенә йөк бастырып куегыз. Шулай итсәгез, чикләвекне "күлмәгеннән" куптару җиңелрәк булыр.
http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев