Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәйрәм белән сезне, лениногорскилылар!

Сезне шәһәрнең - 60, "Лениногорск­нефть" идарәсенең 70 еллык юбилейлары белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Лениногорск җирен Татарстан нефтенең ватаны дип атарга тулы хокукыбыз бар. Моннан нәкъ 60 ел элек эш­че­ләр поселогы шәһәр итеп үзгәртелде. Ул шәһәр төзелсен, үссен дигән максат белән бирегә килүче төрле яшьтәгеләрне, милләт, һөнәр ияләрен үзара очраштырды,...

Сезне шәһәрнең - 60, "Лениногорск­нефть" идарәсенең 70 еллык юбилейлары белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Лениногорск җирен Татарстан нефтенең ватаны дип атарга тулы хокукыбыз бар. Моннан нәкъ 60 ел элек эш­че­ләр поселогы шәһәр итеп үзгәртелде. Ул шәһәр төзелсен, үссен дигән максат белән бирегә килүче төрле яшьтәгеләрне, милләт, һөнәр ияләрен үзара очраштырды, язмышларын бәйләде.
Сугыштан соңгы авыр елларда илебез бөтен көчен туплап, нефть тармагын булдыруга ирешә, нәкъ менә шул вакыттан республикада беренчеләрдән булган "Лениногорскнефть" идарәсенең тарихы языла башлый да инде.
Кадерле лениногорскилылар, хөрмәтле нефтьчеләр! Идарәнең 70 еллыгы берничә мең кешене үзенә сыйдырган предприятие бәйрәме генә түгел, ә бөтен лениногорскилылар өчен зур вакыйга. Нефтьчеләрнең, барлык лениногорскилыларның фидакарь хезмәте бәрабәренә шәһәребез гел үсештә, киң масштаблы региональ проектлар уңышлы тормышка ашырыла. Үзенең 60 еллык юбилеен Лениногорск икътисади, социаль-мәдәни өлкәдәге уңышлары, мөһим социаль объектлар төзеп, төзекләндереп каршылый. Гүзәл калабызның киләчәктә дә чәчәк атуын, һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, яңа хезмәт үрләре телим!
Барлык лениногорскилылар исеменнән "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчелеген һәм хезмәткәрләрен 70 еллык юбилейлары белән котлыйм! Киләчәккә булган барлык планнарыгызның тормышка ашуын телим.
Рәгать Хөсәенов,
Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нгду лениногорскнефть 70 лет лениногорск с юбилеем лениногорск 60 лет