Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Чаллыда иптәшләрчә футбол матчында бер ир-атның гомере өзелгән

"КАМАЗ" автомобиль заводы футбол кырына ашыгыч ярдәм машинасын кичә 18:03 сәгатьтә чакыртканнар. Ләкин алар килгәндә яшәү билгеләре күзәтелмәгән ир-атка табиблар да ярдәм итәрлек булмый инде. Әлеге күңелсез хәл турында "Челнинские известия" хәбәр итүенчә, 57 яшьлек ир-ат иптәшләрчә футбол матчы вакытында кинәт кенә җиргә егыла һәм үлә. Ул заводта цех җитәкчесе...

"КАМАЗ" автомобиль заводы футбол кырына ашыгыч ярдәм машинасын кичә 18:03 сәгатьтә чакыртканнар. Ләкин алар килгәндә яшәү билгеләре күзәтелмәгән ир-атка табиблар да ярдәм итәрлек булмый инде.


Әлеге күңелсез хәл турында "Челнинские известия" хәбәр итүенчә, 57 яшьлек ир-ат иптәшләрчә футбол матчы вакытында кинәт кенә җиргә егыла һәм үлә. Ул заводта цех җитәкчесе урынбасары булып хезмәт куйган. Берничә ел элек инфаркт кичерүе мәгълүм. Әмма авыруы белән килешмичә, актив рәвештә спорт белән шөгыльләнгән.

Кичә алар хезмәттәшләре белән эштән соң туп тибеп алырга булган. Кызганыч, матчны вакытсыз туктатырга туры килгән...

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев