Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Чернобыльчегә торак сертификаты бирелде

Чернобыль атом электр станциясендә булган аварияне ликвидацияләүдә катнашкан чернобыльче Фәрит абый Хәбибуллин торак сертификатына ия булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк тапшырды. Әлеге 2млн 585 мең сумлык сертификат Хәбибуллинар гаиләсенә торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә. Алар җиде ай эчендә аны кулланырга тиеш. Хәзерге вакытта алар Урдалы авылында яши....

Чернобыль атом электр станциясендә булган аварияне ликвидацияләүдә катнашкан чернобыльче Фәрит абый Хәбибуллин торак сертификатына ия булды.
Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк тапшырды. Әлеге 2млн 585 мең сумлык сертификат Хәбибуллинар гаиләсенә торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә. Алар җиде ай эчендә аны кулланырга тиеш. Хәзерге вакытта алар Урдалы авылында яши. Хатыны Минҗәүһәрнең әнисе йорты булганга ул бик иске, начар хәлдә. Шуңа да чернобыльче гаиләсе белән тиз арада фатир табып, шәһәргә күченеп килергә уйлый.
Әйтергә кирәк: чернобыльчеләргә торак федераль программасы нигезендә сертификатка ия булучылардан Фәрит абый егерменче булып тора. Торак фондының әйдәп баручы белгече Елена Романеева әйтүенчә, безнең район һәм шәһәрдә әлеге программада катнашу хокукына ия бөтен кеше дә сертификат алып, торак шартларын яхшыртуга ирешкән. Шуңа да әлеге программа тулысынча үтәлгән дияргә тулы җирлек бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев