Заман сулышы

Чирмешәндә КамАЗ йөртүчене ток сугып үтергән

Чирмешәннән Кирилловлар гаиләсе зур хәсрәтле булды - гаилә башлыгын, 58 яшьлек Николай Кирилловны эштә ток сугып үтергән, дип яза җирле басма. ЕГДС - бердәм дәүләт диспетчерлык хезмәтенең райондагы җитәкчесе Гөлия Яруллинадан белешүебезчә, "КамАЗ" машинасы йөртүчесе Казансу уңаендагы юл ремонты вакытында йөген бушатып, арбасы күтәртелгән килеш алга кузгала һәм югары вольтлы...

Чирмешәннән Кирилловлар гаиләсе зур хәсрәтле булды - гаилә башлыгын, 58 яшьлек Николай Кирилловны эштә ток сугып үтергән, дип яза җирле басма.

ЕГДС - бердәм дәүләт диспетчерлык хезмәтенең райондагы җитәкчесе Гөлия Яруллинадан белешүебезчә, "КамАЗ" машинасы йөртүчесе Казансу уңаендагы юл ремонты вакытында йөген бушатып, арбасы күтәртелгән килеш алга кузгала һәм югары вольтлы электр чыбыгын өзә. Кабинасыннан төшеп җиргә баскач, аңа ток суга. Йөртүче шунда ук җан биргән. Николай Кириллов "Татавтодор" җәмгыятенә караган Чирмешән участогында эшли иде.

http://tatar-inform.tatar/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: