Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Чирмешәнлегә Америка сәүдәгәре 1650 долларга өстәмә товар сатып алырга тәкъдим иткән

(Чирмешән, 11 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Апрель башында чирмешәнле Интернеттагы “Алибаба” сәүдә мәйданчыгы аша Америка сәүдәгәренә товарга заказ бирә. Ике атна дәвамында чит илгә товар, таможня һәм салым акчаларын да кертеп, 211 мең 46 сум акча күчерә, дип яза җирле басма.

Апрель азагында товар кайтырга тиеш була, ләкин бүгенге көнгә кадәр ул юк. Сатучы чирмешәнлегә 1650 долларга өстәмә товар сатып алырга тәкъдим иткән, әгәр дә бу шарт үтәлмәсә,  акчасы түләнгән товарны җибәрмәячәге турында белдергән.

Заказчы полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклаучылар әйтүенчә, бүген тикшерү бара, аерым мәгълүматлар да тупланган, телефон номерлары да бар. Әгәр дә якын арада ике як арасында уртак тел табылмаса, җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.

Полиция хезмәткәрләре тагын бер кат кисәтә: Интернет аша тәкъдим иткән арзан товарга кызыкмаска, таныш түгел кешеләр тарафыннан әйтелгән һәр мәгълүматны ныклап тикшерергә, билгесез кешеләр күрсәтмәсе буенча акча күчермәскә кирәк . Андый чакта 02 телефоны буенча шалтыратырга була.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/11/163691/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев