Заман сулышы

Чыгарылыш кичәсе көнне Лениногорскида спиртлы эчемлекләр сатылмаячак

23 июнь - чыгарылыш кичәсе уздырган көнне шәһәр һәм районда спиртлы эчемлекләр, сыра сатылмаячак. Район һәм шәһәрдә яшәүчеләр, белем бирү, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, ата-аналар комитетлары мөрәҗәгатен күз уңында тотып, район башкарма комитеты шул хакта карар кабул итте. Бу көнне бөтен кибет һәм җәмәгать туклану предприятиеләрендә барлык төр...

23 июнь - чыгарылыш кичәсе уздырган көнне шәһәр һәм районда спиртлы эчемлекләр, сыра сатылмаячак.


Район һәм шәһәрдә яшәүчеләр, белем бирү, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, ата-аналар комитетлары мөрәҗәгатен күз уңында тотып, район башкарма комитеты шул хакта карар кабул итте. Бу көнне бөтен кибет һәм җәмәгать туклану предприятиеләрендә барлык төр спиртлы эчемлекләр сату тыела.

Әлеге карар белән барлык сәүдә нокталары җитәкчеләре таныш. Аның үтәлешен хокук саклау органнары белән бергә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының Лениногорск бүлеге күзәтәчәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: