Заман сулышы

Чын мәктәп директоры нинди булырга тиеш?

Мәктәп директорлары үзләрен педагог түгел, ә идарәче дип саный. Алар белем бирү сыйфаты бе­лән әллә ни кызыксынмый, дәресләргә сирәк йөри. Директорлар арасында үз фәнен укыту күренеше дә кимегән. Бу - мәктәп җитәкчеләре арасында уздырылган социологик сораштыру нәтиҗәләре. Сораштыруда катнашу­чылар­­ның 60 проценты белем алу өчен уңай шартлар тудыруны төп бурычлары дип...

Мәктәп директорлары үзләрен педагог түгел, ә идарәче дип саный. Алар белем бирү сыйфаты бе­лән әллә ни кызыксынмый, дәресләргә сирәк йөри. Директорлар арасында үз фәнен укыту күренеше дә кимегән. Бу - мәктәп җитәкчеләре арасында уздырылган социологик сораштыру нәтиҗәләре. Сораштыруда катнашу­чылар­­ның 60 проценты белем алу өчен уңай шартлар тудыруны төп бурычлары дип саный. Бары тик 18 процентына гына укучыларның белем алу нәтиҗәләре мө­һим.

Сораштыруда катнашу­чы­ларның 0,3 проценты гына үзләре идарә иткән коллективтан канәгать икән. "Директорларның күпче­ле­ге үзләрен педагог дип санавы - коточкыч кү­ре­неш. Мәктәп хезмәткәр­ләре өчен менеджерлык түгел, ә педагогика беренче урында булырга тиеш. Бүген директорларны укыту күбрәк финанс һәм хокук яклау өлкә­сендә генә бара, ә укытучылык, бала психологиясенә игътибар бирелми", - дип саный мәга­риф институтының лидерлык үзәге мөдире Анатолий Каспржак. Аның фи­керенчә, идарәчеләрнең 54 проценты укыту процессы белән кызыксынмый, алар дәресләргә барысы да тәр­типтәме дип күзәтер өчен генә керә. Директорлар арасында укытучы булып эшлә­мәү­челәр ешрак очрый башлаган.

Белгечләр директорны, бе­ренче чиратта, белем бирү сыйфаты, балаларның аны үзләштерүе кызыксынды­рыр­га тиеш, дигән фикердә. Ху­җалык мәшәкатьләре бе­лән урынбасарлар да шө­гыль­ләнә ала. Әмма бүген директор оста менеджер да, зирәк укытучы сыйфатларын да берләштерергә тиеш.

http://vatantat.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: