Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт 30 яшькә кадәр ике бала тапкан әниләрне кызыксындыру юлларын эзли

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 30 яшькә кадәр ике бала тапкан яшь әниләр өчен өстәмә кызыксындыру чаралары булырга тиеш, дип саный. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде. "Хәзер иң зур проблема, минемчә, бездә беренче тапкыр бала табучы хатын-кызларның яше арта бара, - дигән министр....

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 30 яшькә кадәр ике бала тапкан яшь әниләр өчен өстәмә кызыксындыру чаралары булырга тиеш, дип саный.

Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде. "Хәзер иң зур проблема, минемчә, бездә беренче тапкыр бала табучы хатын-кызларның яше арта бара, - дигән министр. - Безгә ниндидер кызыксындыру чаралары уйлап табарга кирәк. Ике бала табу ана капиталына гына бәйле булырга түгел, ә яшь тә исәпкә алынырга тиештер".

Аның сүзләренчә, хатын-кызның 30 яшьтән соң бала табуы начар түгел. "Ләкин гаиләдә өченче-дүртенче бала туу мөмкинлеген күзалласак, әни кешенең сәламәтлеген кайгыртсак, беренче ике баланы хатын-кыз 30 яшькә кадәр тапса яхшы", - дигән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X