Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәресләр беткәч тә – мәктәптә

Соңгы елларда ата-аналар, мәктәпләр үзләре дә БДИ турында сөйләп, шул хакта гына кайгырта башладылар. Ә бит бала өчен дәрестән соң булган вакыт та мөһим. Төрле түгәрәкләр эшчәнлеге гөрләп тормаса, укучының мәктәпкә карата кызыксынуы да кимергә мөмкин. Быел әнә шуңа басым ясаячаклар. Мәдәният сараенда узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе дә "Дәрестән...

Соңгы елларда ата-аналар, мәктәпләр үзләре дә БДИ турында сөйләп, шул хакта гына кайгырта башладылар. Ә бит бала өчен дәрестән соң булган вакыт та мөһим. Төрле түгәрәкләр эшчәнлеге гөрләп тормаса, укучының мәктәпкә карата кызыксынуы да кимергә мөмкин. Быел әнә шуңа басым ясаячаклар. Мәдәният сараенда узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе дә "Дәрестән соң мәктәп" дигән темага багышланып, мәктәпләргә белем бирү генә түгел, хезмәткә өйрәтү, укучының сәләтен ачарга ярдәм итү бурычы да йөкләнүе хакында иде.


Анда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек итүче Департамент начальнигы Равил Хәмитов, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, шәһәр һәм районның мәгариф хезмәткәрләре катнашты.
Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллин әйткәнчә, белем бирү учреждениеләрендә педагогик коллективларга иҗади эшләү өчен уңайлы шартлар тудыра алганнар. "Район һәм шәһәрдәге һәр бала укый алырлык, сыйфатлы белем бирү - төп бурычыбыз", - диде ул. Докладчы фикеренчә, талантлы балалар белән эшләү потенциалы бик зур. Укучыларны эшкуарлык нигезләренә, хезмәткә өйрәтү, сәләтләрен үстерү максатыннан "Дәрестән соң мәктәп" дигән грант программасы гамәлгә кертелгән. Аның кысаларында "Мәктәпнең IТ - остаханәсе" дигән инновацион дәрестән тыш проект эшли башлаган. Ул балаларны иске компьютерларны ремонтларга өйрәтә. Икенче "Яшел мәктәп" проекты нигезендә укучылар агачлар, чәчәкләр, яшелчәләр утыртып, экологияне яхшыртуга өлеш кертә. Рафик Хәмбәлович барлык мәктәпләрне дә әлеге проектта катнашырга чакырды. Бала саны аз булып та, башта структуризация планында торса да, мәктәп янын матур, пөхтә итеп тотучы Яңа Чыршылы мәктәбен үрнәк буларак мисалга китерде докладчы. "Алда торучы уку елында максат - укучыларның фәнни эшчәнлекләрен камилләштерергә, интеллектуаль активны формалаштыру буенча эшне арттырырга", - диде ул.
Шулай итеп, укыган вакытта ук һөнәри юнәлеш бирергә, укучыларда эшче һөнәренә карата хөрмәт хисе уятырга кирәк, дигән фикер туа доклад тыңлаганнан соң.
- Мәгариф йортларының эшчәнлеге куркынычсыз һәм тотрыклы эшләүче белем бирү учреждениеләрен тәэмин итүгә, оптимизация һәм модернизация буенча булган чараларны үтәүгә юнәлдерелде, - дип дәвам итте Мәгариф идарәсе начальнигы. 2012 елның 1 гыйнварына караганда, муниципаль район буенча хәлләр болайрак: шәһәрдәге 9 нчы мәктәп 7 нче мәктәпкә кушылган, 1 нче мәктәп "урта" дигән статусын үзгәртеп, "төп белем бирү йорты" исеме алган, бала саны аз булу сәбәпле, кичке мәктәп ликвидацияләнгән, Иске Шөгер мәктәбе Чкалов исемендәге мәктәп белән, Мичуриндагы мәктәп Иске Куак белем йорты белән берләштерелгән. "Шулай итеп, бүгенге көндә Лениногорск шәһәре һәм районы буенча 94 белем бирү учреждениесе бар. Реорганизация чаралары үткәргәннән соң, шәһәрдә - 12, авылда 22 мәктәп эшли, аларда 8 мең 700 бала белем ала. Демографик хәлнең кимүе күзәтелә, чөнки бу сан узган елдагы белән чагыштырганда, 305 укучыга кимрәк", - диде Р.Хәмидуллин. Докладтан аңлашылганча, үзгәртүләр алга таба булачак. Быелгы уку елында Яңа Иштирәк һәм Яңа Чыршылы мәктәпләрен реорганизация көтә. Аларга "башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы" дигән яңа юридик исем биреләчәк. Бүгенге көндә 14 мәктәп автобусы укучыларны йөртә.
Яңа уку елына мәктәпләр, балалар бакчаларында да ремонт үткәрелә. Киң масштабта төзекләндерү эшләре җиде балалар бакчасында бара. Учреждениеләрнең матди-техник базасы да ныклы икән. 2012-2013 елгы уку елына иң яхшы әзерләнүчеләрдән 5 нче, 7 нче, 8 нче, 13 нче мәктәпләр, 12 нче лицей; авыллар арасында - Урмышлы, Түбән Чыршылы, Зеленая Роща, Кирлегәч мәктәпләре, Балалар иҗат йорты, 7 нче, 10 нчы, 32 нче һәм Яңа Шөгер белән Иске Шөгер балалар бакчаларын билгеләп үтте Р.Хәмидуллин. Узган елда муниципаль районда балалар бакчалары өчен 75 өстәмә урын булдырылган. Шәһәрдә җиде махсуслаштырылган төркем төрле тайпылышлары булган балалар өчен 6 бакчада эшли. Узган елда 19 балалар бакчасы татар теленә өйрәтү буенча 730 нәнигә, 22 төркем 455 балага ана телендә тәрбия биргәннәр.
Докладчы әйтеп узганча, безнең педагоглар - үз эшенә бирелгән, яратып башкаручы, тәҗрибәлеләр. Алар белем бирүдән тыш, төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар яулый. 100 иң яхшы укытучыга грант оту җиңелләрдән булмагандыр, өч укытучыга ТР Хөкүмәте премиясе йокысыз төннәр, борчулы көннәр аша бирелгәндер. Укытучыларга ярдәм итүдә район башлыгы Р.Хөсәеновның роле зур булуын әйтте Рафик Хәмбәлович. Ул югары бәя алган укытучыларны, ел саен яшь белгечләрне бүләкли. Быел да 11 яшь белгеч район башлыгы кулыннан 10 мең сум күләмендә акча алды. Ә гомумән, муниципаль район буенча укытучыларның хезмәт хакы 17 мең сумнан артык, диелде докладта. Шулай булса да, мәктәпкә эшкә кайтырга атлыгып торучылар бик юк. Хәзерге вакытта математика, химия, биология фәннәре укытучыларына кытлык зур. Бу уңайдан, педагогик уку йортларын тәмамлаучылар белән тыгыз элемтәдә торырга киңәш итте докладчы.
Быел БДИ буенча 100 балл җыючылар да күбәеп, җидәү булган. Хәтта 2 нче мәктәптән берьюлы 2 фәннән йөз балл җыйган укучы бар. Андыйлар Татарстан буенча да дүртәү генә икән. Гомумән алганда, химия белән информатикадан кала, башка барлык фәннәрдән уртача балл республика күрсәткечләреннән югарырак.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән вәкил Равил Хәмитов Лениногорск педагоглары тарафына аерым дәгъвалары булмавын, аларның эшләрен уңай яктан бәяләвен әйтте. Киңәшмә башланыр алдыннан төрле мәктәп үзенең күргәзмәләрен тәкъдим иткән иде. Шундагы эшләр аның күңеленә хуш килгән.
- "Дәрестән соң мәктәп" проекты эшли башлаган инде. Укучыга үзенә кирәкле юнәлешне, үсешне сайлап алу мөмкинлеге зур. Бары тик боларны тирәнәйтергә һәм киңәйтергә генә кирәк, - диде Р.Хәмитов.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов мәгариф хезмәткәрләрен яңа уку елы белән котлады. Бергәләп проблемаларны чишү юлларын эзләргә чакырды. Шулай ук 2 нче мәктәпнең алдагы язмышына да тукталды. "Капремонт программасына кертергә тырыштык, ләкин без дигәнчә барып чыкмады. Мәктәп тиешле таләпләргә туры килми, авария хәлендә. Шунлыктан яңа мәктәп төзү ихтыяҗы туды. Ләкин укытучылар составы, мәктәпнең статусы, белем бирү сыйфаты югалмасын. Төп игътибарны шуңа юнәлдерергә кирәк", - диде ул.
Киңәшмә ахырында төрле конкурсларда җиңү яулаган мәгариф хезмәткәрләре бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп