Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАРГА ДҮШӘМБЕ КӨНГӘ 15 КИҢӘШ

Эш атнасы башланды. Шул уңайдан кызыклы киңәшләрне укып карагыз.

1. Якшәмбе никадәр иртә ятсагыз, дүшәмбе шулкадәр иртә торырсыз. 
2. Атнаның беренче көнендә иртән телевизор-радио кабызмагыз. Алар дүшәмбенең авыр көн булуын искәртергә ярата. 
3. Проблемаларны көндәлек бурычларга әйләндерегез. Көннәргә тигезләп бүлгәч, дүшәмбегә күп эш туры килмәячәк. 
4. Атна башына буй җитмәслек максат куймагыз. Үти алмасагыз, кәефегез төшәр. 
5. Эшегезне яратырга өйрәнегез. Шул очракта дүшәмбе куркыныч тоелмас. Моның өчен кәгазь алып, эшегезнең уңай якларын язарга кирәк. 
6. Бөтен нәрсәнең үз вакыты бар. Өйгә кайткач, эш хакында уйламагыз, эштә ял көннәре турында хыялланмагыз. 
7. Эшкә тотынуны кичектермәгез. Көндәлек бурычларны үти башлауга, күңел үз урынына кайтачак. 
8. Планлаштырганда эшнең авырыннан башлагыз. 
9. Дүшәмбе — атнаның гап-гади көне. Аннан канәгатьлек алырга өйрәнегез. 
10. Якшәмбене җиңеләйтергә тырышыгыз. Зурдан кубып өй җыештыру, дуслар белән пикникка чыгу арыта. 
11. Якшәмбе кич күп ашамагыз. Җиңелчә капкалап ятсаң, йокыдан тору авыр булмаячак. 
12. Ялларда маникюр ясатыгыз, чәч кистерегез, яңа кием сатып алыгыз. Дүшәмбе эшкә барырга атлыгып тору өчен хатын-кызга шул да җитә! 
13. Җомга башлаган эшегезне азагына җиткермичә туктамагыз. 
14. Соңга калмагыз. Иртән ашык-пошык киенү дүшәмбе кәефне боза. 
15. Эшкә кергәндә, елмаерга онытмагыз!
чыганак: http://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев